Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшь галимнәрне – Россия Президенты грантлары ияләрен бүләкләделәр

2022 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында яшь Россия галимнәре - фәннәр кандидатлары, фәннәр докторлары һәм әйдәп баручы фәнни мәктәпләрнең фәнни тикшеренүләренә дәүләт...

2022 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында яшь Россия галимнәре - фәннәр кандидатлары, фәннәр докторлары һәм әйдәп баручы фәнни мәктәпләрнең фәнни тикшеренүләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Грантлар алучылар - регионның фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы 13 вәкиле, шул исәптән Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт медицина университеты, «Иннополис» университеты, шулай ук «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге конкурс кысаларында яңа сыйфатлары белән аерылып торган, яшь галимнәрнең фән һәм техника үсешенә һәм аларның иҗади сәләтләре турында, шулай ук докторлык диссертацияләре әзерләүгә бәйле хезмәтләрен хуплау табалар.
Грантлар Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында яшь галимнәргә - фәннәр кандидатларына - 600 мең сум һәм яшь галимнәргә - фәннәр докторларына 1 миллион сум күләмендә бирелә.
2022 елгы Татарстан Республикасыннан грантлар алучылар исемлеге:
1. Абдулганиева Диана Илдар кызы, Казан дәүләт медицина университеты;
2. Бадарин Артём Александрович, «Иннополис» университеты;
3. Камалетдинов Айрат Марс улы, Казан (Идел буе) федераль университеты;
4. Королева Ксения Сергеевна, Казан (Идел буе) федераль университеты;
5. Лавренов Роман Олегович, Казан (Идел буе) федераль университеты;
6. Максименко Владимир Александрович, «Иннополис» университеты;
7. Ренкова Альбина Гарифулла кызы, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге»  федераль тикшеренү үзәге;
8. Ризванов Альберт Анатольевич, Казан (Идел буе) федераль университеты;
9. Смолобочкин Андрей Владимирович, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге;
10. Тазмеев Гаяз Харисович, Казан (Идел буе) федераль университеты;
11. Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты;
12. Шинкевич Алексей Иванович, Казан милли тикшеренү технология университеты;
13. Яхваров Дмитрий Григорьевич, «Россия Фәннәр академиясенең  Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ