Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы башланды

1-нче сентябрьдә Казанда «Экстремизмга – юк!» традицион айлыгы башланды. Ай дәвамында гомумбелем бирү учреждениеләрендә, яшүсмерләр клубларында, мәдәни үзәкләрдә һәм шәһәрнең башка учреждениеләрендә э...

1-нче сентябрьдә Казанда «Экстремизмга – юк!» традицион айлыгы башланды. Ай дәвамында гомумбелем бирү учреждениеләрендә, яшүсмерләр клубларында, мәдәни үзәкләрдә һәм шәһәрнең башка учреждениеләрендә экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуга ярдәм итә торган чаралар узачак.
3-нче сентябрьдә, Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә берничә чара узачак. Аерым алганда, тематик лекцияләр Нагорный, Залесный һәм Юдино бистәләрендәге мәдәни үзәкләрдә, А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә планлаштырылган. Моннан тыш, Бесланда терактта һәлак булганнарны искә алу чаралары Мирный һәм Константиновка торак массивларында, Мәскәү районының «Юность» мәдәният йортында узачак.
Шулай ук экстремизмны профилактикалау буенча белгечләрнең лекцияләре, интерактив очрашулар һәм яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр белән интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында тематик әңгәмәләр, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре оештырылачак, дип хәбәр итә хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә программаларны координацияләү бүлеге.

Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ