Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар административ җаваплылыкка тартылган

 Казанда электросамокатлардан файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары ешайды. Шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә атна саен 2-3 рейд уздыра һәм самок...

 Казанда электросамокатлардан файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары ешайды. Шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә атна саен 2-3 рейд уздыра һәм самокатоларны парковкалауның рөхсәт ителмәгән урыннарын ачыклый.
Самокатларны расланмаган урыннарда туктатуны дәвам итәләр, бу җәяүлеләргә киртәләр тудыра. Шеринг компанияләре «Казан шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру схемасын раслау турында» Башкарма комитетының карарын бозып, кисәтүләргә җавап бирми, дип хәбәр итә Казан транспорт комитеты.
2-нче июльдән төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 55 административ беркетмә төзелгән, 93 самокат алынган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 481 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 8 кеше правосыз транспорт чарасы белән идарә иткән. Шулай ук төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 15 самокат ташыган «Газель» автомобиле дә махсус стоянкага урнаштырылган.
Моннан тыш, самокатларда йөрү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре ешайды, аларда зыян күрүчеләр саны артты, шуңа бәйле рәвештә самокатларны тартып алу буенча масштаблы рейд үткәрү турында карар кабул ителде.
Чыганак: Казан мэриясе матбугат үзәге

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ