Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 80 яшьлек мәктәбендә – тантана

Әй, мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми дә, кем генә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын искә алмый икән?!Мәктәбемә илтер юллар буйлапБал...

Әй, мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып кабат сиңа килми дә, кем генә үткән балачагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын искә алмый икән?!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килә: – Исәнме! –дип,
Балачакка кулым сузасым.
Чыннан да, Казандагы 98 нче урта мәктәбендә булып узган юбилей тантанасында һәрбер чыгарылыш сыйныфы укучысы күңелендә алда әйтелгән фикерләр тугандыр. Бу көнне мәктәбебезнең 80 еллык юбилее «80 еллык казанышлар»дигән девиз астында гөрләп үтеп китте. Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлеш, ягъни тантаналы концерт Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында үткәрелде. Концертка ветеран укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тыш, бик тә дәрәҗәле кунакларыбыз да килгән иде. Алар – Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы урынбасары Ольга Александровна Дроздецкая, Вахитов һәм Идел буе районнары башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Минзәлия Заһри кызы Закирова, Татарстан республикасының Россия хәрби сәнгать берлеге башкарма комитеты рәисе, «Көчле Татарстан» фонды генераль директоры Александр Алексанрович Даренковлар. Кунакларыбыз, мәктәпне, укытучыларны, ветеран укытучыларыбызны олуг юбилей белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Концертыбыз аларның чыгышыннан һәм бүгенге көндә мәктәптә озак һәм намуслы хезмәт итүче укытучыларыбызны котлаудан башланып китте. Аларга район һәм шәһәр мәгариф бүлеге исеменнән Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Концерт мәктәп тарихына багышланган видеоролик һәм җыр, бию, шигырь юллары белән үрелеп барды. Шулай ук укытучыларыбызның сәхнәдә биюләре аларның сәнгать өлкәсендә дә булдыклылыкларын күрсәтте. Концертыбыз ахырында мәктәбебез директоры Айгөл Илдар кызы Авзалова килгән кунакларыбызга, ветеран укытучыларыбызга, шушы концертта катнашкан укучыларга, укытучыларга үзенең олы рәхмәтен белдерде. Киләчәктә дә мәктәбебез югары үрләр яулар дип вәгъдә бирде.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше укучыларның һәм укытучыларның туган мәктәбе – 98 нче татар-рус урта мәктәбе бинасында дәвам итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларына, ветеран укытучыларга мәктәп буенча экскурсия, спорт, партизаннар музеена сәяхәт оештырылды. Шулай ук актлар залында Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлегенең профкомыннан ветеран укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышы да тыңланылды. Бу бәйрәмдә мәктәбебез белән 1964 – 1974 елларда җитәкчелек иткән Алексей Николаевич Тимофеев та чыгыш ясады. Ул үз чыгышын шигырь юллары белән бергә үреп алып барды. Бу көнне һәркем үзенең мәктәп еллары истәлекләре белән уртаклаша алды, укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Менә шулай итеп, Казанның 98 нче татар-рус урта мәктәбе үзенең 80 еллык юбилеен шаулап, гөрләп үткәрде. Бу бәйрәмдә без билгеле бер җылылык, бер-береңә карата хөрмәт, дуслык мөнәсәбәтләрен , һәркемнең үз мәктәбен бик яратуын күрдек һәм тойдык. Бу көн һәркем күңелендә якты хатирә булып истә калыр дип уйлыйм. Мәктәбебезнең 90 еллык юбилеен да сау-сәламәт, югары уңышлар белән каршы алырга язсын!
Гөлнур КАСЫЙМОВА, Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ