Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның уртасында, Иске Татар бистәсендә Сабан туе гөрләде

Кичә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган иде. Казанның 80 нче мәктәбендә бүген дә бәйрәм булды. Мәктәп коллективы уку елына йомгак ясауны Сабан туе итеп уздырырга булган.– Әнә авыл җирендә С...

Кичә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган иде. Казанның 80 нче мәктәбендә бүген дә бәйрәм булды. Мәктәп коллективы уку елына йомгак ясауны Сабан туе итеп уздырырга булган.

– Әнә авыл җирендә Сабантуйда язгы кыр эшләренә йомгак ясыйлар, кыр батырларын, уңган терлекчеләрне зурлыйлар, бүләклиләр. Уку елы тәмамлануны да нигә шушылай билгеләп үтмәскә, яхшы укытучыларны, әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән, конкурс-олимпиадаларда мәктәп данын яклаган укучыларны да нигә җылы сүз әйтеп, истәлекле бүләк биреп  зурламаска? Шулай уйлаштык та  Сабантуй оештырдык, – дип сөйләде безгә мәктәп директоры Роберт Мансуров.

Балаларның әти-әниләре, кунаклар, укытучылар, укучылар үзләре дә бик шат. Сөбханалла, кара-күгелҗем яңгыр болытлары, кырлар, болыннар өстенә чигенеп, бәйрәм оештыручыларның, ярышларда катнашырга алгысынып торган балаларның, бу шатлыкны уртаклашырга килгән ата-аналарның, әби-бабайларның кәефен бозмады. Өстән коеп торса нишләр идең?!

Кемгә ничектер, миңа иң ошаганы көрәш ярышы булды. Күптән мәгълүм: көрәш һәм ат чабышыннан башка нинди генә бәйге оештырылса да, аны Сабантуй дип авыз тутырып әйтә алмыйсың. Билгеле, Казанның үзәгендә ат чабыштырып булмый. Әмма билләргә сөлге салып, иң чыдам, иң җитез, иң гаярь үсмеләрне ачыкларга зур мәйдан таләп ителми.

Үсмер дидем дә, әнә алты яшьлек Дамир Хәйретдинов 28 килограммга кадәрле көрәшчеләр арасында икенче урынны яулады. Сабантуйга 77 нче мәктәпнең  8 нче сыйныфында укучы абыйсы Тимурга ияреп килгән ул. Тимур үзе бүгенге ярышта катнашмады катнашуын. Үсмер үзе әле күптән түгел генә Актанышта, укучы балалар арасында үз авырлыгында Татарстан Президенты кубогына уздырылган милли көрәш бәйгесендә өченче урынны алган булган икән.

Хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге мәктәп Сабан туе турындагы тулырак язманы “Гаилә һәм мәктәп” журналының июнь санында укырга мөмкин булачак.









Рәшит Минһаҗ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ