Логотип Магариф уку
Цитата:

КДЭУ ректоры Э.Абдуллаҗанов: «БДИ да 100 балл җыю гына күрсәткеч түгел»

Казан энергетика университетында Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган студентлар өчен өстәмә стипендияләр каралган. Бу турыда  журналистларга югары уку йортына 50 ел тулу уңаеннан оешты...

Казан энергетика университетында Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган студентлар өчен өстәмә стипендияләр каралган. Бу турыда  журналистларга югары уку йортына 50 ел тулу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә университет ректоры Эдвард Абдуллаҗанов хәбәр итте. DSC01122


Бүген университетта 4 институт, 33 кафедра эшли, 10 меңнән артык студент белем ала. «Үз бәясен белә торган Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләренең соңгы елларда безнең уку йортын сайлаулары үзе бер мәртәбә бит, – ди университет ректоры Эдвард Юныс улы Абдуллаҗанов. – Андый уңышлары булган студентларга өстәмә стипендияләр түлибез. Алай да 100-баллы күрсәткечләргә ия абитуриентларны үзебезгә тарту дигән максат куелмый. Бу бит билге генә. Үз эшеңнең остасы булу өчен характер, коллективта эшли белү, кыюлык, тырышлык һ.б. ничаклы сыйфат кирәк бит. Студентның бер буш вакыты да булмасын. Белем бирү ул чылбыр рәвешендә булырга тиеш. Мәктәптән үк әзерлек белән күңелгә якын уку йортына килү һәм тиешле белемне үзләштереп кайда эшлисеңне алдан күзаллау. Төп проблема уку йортын тәмамлагач башлана бит – кайда эшкә урнашырга? Менә шушы өзеклек килеп чыкмасын дигән максат белән оештырыла белем бирү».


Мәктәптән үк замана баласы хезмәт хакы күбрәк булган һөнәр турында уйлана башлый. Студентлар – аеруча. «Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы» халыкара проекты тырышларга фән белән шөгыльләнү өстенә акча эшләү мөмкинлеге дә бирде, дип белдерде проректор Эмиль Васил улы Шәмсетдинов. Мондый уникаль проектлар күп биредә. Университет юбилеен тагын мөһим вакыйгалар белән каршылый. 20 сентябрьдә уку йортының технопаркы һәм музее ачылачак. Технопаркның классик типта түгел, ә белем бирү юнәлешендә эшли. Университет эчендә генә эшләмәс, ә тышкы резидентларга да ачык булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ