Логотип Магариф уку
Цитата:

КДМУ сәләтле студентларына 75 мең сум тули

Казан дәүләт медиөина университеты БДИны 100 баллга тапшырган абитуриентларга зур акчалата премия вәгъдә итә. Университетка укырга кергән сәләтле яшьләр арасыннан булган абитуриентларга ярдәм итү прог...

Казан дәүләт медиөина университеты БДИны 100 баллга тапшырган абитуриентларга зур акчалата премия вәгъдә итә. Университетка укырга кергән сәләтле яшьләр арасыннан булган абитуриентларга ярдәм итү программасы икенче ел гамәлгә ашырыла.
Программа кысаларында Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән «Химия» һәм «Биология» фәннәре буенча 100 балл җыйган, шулай ук Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры булган, шул исәптән региональ дәрәҗәдәге, һәр абитуриентка 75 000 сум күләмендә премия түләнәчәк. Чит шәһәрләрдән булган студентлар өчен тулай торакта урыннар бирү каралган. Студентларга фәнни эшне оештыруда шәхси ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итәләр югары уку йортында.
IFMSA линиясе буенча студентлар стажировкаларын алуга өстенлекле хокукы булдырыла. Шулай ук әлеге студентларга шәхси план буенча уку өчен мөмкинлекләр биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ