Логотип Магариф уку
Цитата:

Керәшеннәр мәгърифәтчесенә багышлап

«Мәгариф системасында туган тел: педагог, агартучы-мәгърифәтче Василий Тимофеевның тууына – 185 ел». Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шул исемдәге конференция булып узды. Бу зур чарад...

«Мәгариф системасында туган тел: педагог, агартучы-мәгърифәтче Василий Тимофеевның тууына – 185 ел». Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шул исемдәге конференция булып узды. Бу зур чарада галимәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, фольклорчылар, тәрбиячеләр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, керәшен чиркәве вәкилләре катнашты.

Василий Тимофеев – Мамадыш районы горурлыгы. 1836 елда районыбызның Чия башы авылында дөньяга килә ул. Керәшеннәргә дини һәм дөньяви белем бирүдә аның роле бәяләп бетергесез. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге моңа аерым басым ясады.
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, академик Радик Рим улы Салихов, шул институтның керәшен һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Равил улы Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Лилия Габделәхәт кызы Мөхәммәдиева, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михаил улы Макаров, чиркәү тарихы докторы, профессор Алексей Сергей улы Колчерин кебек галимнәрнең катнашуы конференциянең җитди булуы хакында сөйли. 

Чыгышларның тематикасы төрле иде. Укытучылар һәм тәрбиячеләр нигездә мәгарифтәге этномәдәният, музей эшчәнлеге, дәрестән тыш эшчәнлек, проект һәм эзләнү эшләрен оештыру, керәшен халкының йола-бәйрәмнәре, туган тел мәсьәләләре темаларын күтәргән.
Мин конференция эшендә күбрәк тарих укытучыларының чыгыш ясавына өметләнеп килгән идем. Чыганакларга нигезләнеп язылган фәнни мәкаләләр күбрәк булырга тиеш кебек иде биредә. Туган тел укытучыларының да тема сайларга мөмкинлекләре гаять зур иде. Дөрес, эпидемиологик вазгыять тә үз йогынтысын ясамый калмагандыр. Кайбер чыгышлар онлайн форматта да тыңланды.

Укытучылар тарафыннан ясалган кайбер чыгышларның иҗади отчёт, эшләнгән эшләргә хисап тоту формасында булуы, минем уйлавымча, күбрәк педагогик киңәшмә, методик берләшмәләр өчен кулай булыр иде.
Ләкин сөендергәне шул: керәшен халкының мәдәниятен таныйлар, фольклорын кулланалар, бәйрәмнәрен беләләр, йолаларын өйрәнәләр. Тик өйрәнәсе мәсьәләләр дә шактый әле.
Конференцияне оештыруда куйган хезмәтләре өчен Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге хезмәткәрләренә (директоры Людмила Данил кызы Белоусова), модератор Лилия Габделәхәт кызы Мөхәммәдиевага зур рәхмәтләребезне белдереп таралыштык.
Ә Мамадыш районыннан килгән делегация конференциядә катнашу мөмкинлеге биргән, транспорт белән тәэмин иткән өчен районыбызның керәшеннәр оешмасы җитәкчесе, мәдәният бүлеге мөдире Степан Пётр улы Спиридоновка рәхмәтле булдык.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ