Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда педагогик белем бирү буенча Халыкара форум узачак

25–27 май көннәрендә Казан федераль университетында катнаш форматта педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум узачак (International Forum on Teacher Education – IFTE). Аның темасы - "XXI гасырда...

25–27 май көннәрендә Казан федераль университетында катнаш форматта педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум узачак (International Forum on Teacher Education – IFTE). Аның темасы - "XXI гасырда мәгариф, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау".
Чараны оештыручылар –Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Россия мәгариф академиясе.
Халыкара форум Россиядә педагогик белем бирүне модернизацияләү тенденцияләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү, педагогик белем бирүне модернизацияләүгә теоретик һәм практик, традицион һәм инновацион алымнарны анализлау һәм гомумиләштерү максатыннан үткәрелә.
Анда Россия, АКШ, Ирландия, Швеция, Германия, Канада, Кытай, Израиль, Уганда һәм башка илләрдән педагоглар катнашачак. Ике йөздән артык Россия һәм чит ил университеты вәкилләре секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр, симпозиумнар, питч-сессияләр вакытында булачак укытучыны полимәдәни белем бирү киңлегендә педагогик эшчәнлеккә әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышачаклар.
IFTE-2022 эшендә катнашу өчен Россиянең 75 регионыннан 350 меңнән артык педагогик хезмәткәрне берләштергән «Россия педагоглары» форумы да кушылачак.
Гадәттәгечә, форум материаллары Web of Science мәгълүматларының рефератив базасында верификацияләнәчәк.

КФУ матбугат үзәге материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ