Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген КФУда «Туган тел» олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Быел Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  белән «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе бергәләп уздыра торг...

Бүген КФУда «Туган тел» олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Быел Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  белән «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе бергәләп уздыра торган әлеге олимпиада шактый үзенчәлекле булды. Бу юлы конкурсның Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына туры килүе һич тә очраклы түгелдер.  

Хәбәр иткәнебезчә, конкурста йөзләп эш катнашты. Тантана вакытында  олимпиадага килгән эшләрне тикшергән жюри әгъзаларының берсе, балаларның иншаларын “сүтеп җыйган” татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән быел иҗади фикерләүчеләрнең аеруча күп булуын искәртте.

Җир шары буйлап бер кечкенә кырмыска йөгерә. Ул үз юлында нәрсәләр күрә, кемнәрне очрата икән? Шушы хакта кечкенә генә инша языгыз, дип сораган идек. Укучыларыбыз Австралиягә дә, Африкага да “барып җиткәннәр”, бик күп гаҗәеп нәрсәләр күргәннәр,  дип билгеләп үтте ул. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, тантанага җыелган укучыларны җиңүләре белән котлап, сез озакламый безнең студентларыбыз булырсыз дип өмет итәбез, дип әлеге сурәтле фикер йөртүче балаларны, гомумән, халкыбызның мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам итәргә теләүчеләрне институтка укырга чакырды. Шунысы кызык: быел Балык Бистәсе районының Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлап әлеге институтка укырга кергән Мәдинә Сәлахиева унберенче сыйныф укучылары арасында беренче урынны яулаган.

Арча районының Түбән Аты мәктәбеннән һәм Биектау районының Мүлмә урта мәктәбеннән өчәр укучы ярышта җиңеп чыккан. Әлеге мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятының яхшы укытылуы турында сөйли бу хәл.
Тантана тәмамланганнан соң университет мөгаллимнәре тантанага килгән балалар һәм аларның укытучылары, ата-аналары, дәү әниләре өчен вуз буйлап экскурсия оештырды.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ