Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУны кызыл дипломга тәмамлаучыларны котладылар

Бүген Казан федераль университетының ректорлар сараенда 2021 елның иң яхшы чыгарылыш студентларына ректор Илшат Гафуров тарафыннан кызыл диплом тапшыру тантанасы узды.2021 елның иң яхшы чыгарылышлары...

Бүген Казан федераль университетының ректорлар сараенда 2021 елның иң яхшы чыгарылыш студентларына ректор Илшат Гафуров тарафыннан кызыл диплом тапшыру тантанасы узды.

2021 елның иң яхшы чыгарылышлары арасында – яшь тикшеренүчеләр, республиканың иҗтимагый тормышында активистлар, эзтабарлар, журналистлар, волонтёрлар, спортчылар. Сүз Россия төбәкләре вәкилләре турында гына түгел, ә Үзбәкстан, Һиндстан, Гыйрак, Сирия, Мозамбик, Алжир һәм Гана вәкилләре турында да бара.

Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләү Казан университетының яхшы традициясе булып тора. Ел саен ректор кулыннан укуларында, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган йөзләгән студент диплом ала.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров:
– Без бер сәгатькә генә дә белем бирү процессын туктатмадык. Болар барысы да сезнең кебек талантлы кешеләр аркасында оештырылды. Төрле форматтагы (оnline һәм оffline) дәресләргә йөрүдән тыш, төрле спорт,    иҗади конкурсларда катнашып, университетыбызны алга этәрдегез. Сезне университетны уңышлы тәмамлавыгыз, кызыл дипломнар рәвешендә югары бәя алуыгыз белән котлыйсым килә. Рәхмәт безне сайлаганыгыз өчен!

2021 елда КФУны, Яр Чаллы һәм Алабуга филиалларын исәпкә алып, 9 меңгә якын студентлар тәмамлаган: 6 меңгә якын бакалавр, 2,4 меңнән артык магистр һәм 400 дән артык белгеч. Шуларның 2706 сы диплом белән бүләкләнгән.
Ралинә ЗAҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ