Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәлең ничек, студент?

Болай үз итеп дәшүебезнең хикмәте бар. Бүген – студентларыбыз өчен бәйрәм көн.Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, бездә хәзер бәйрәмнәрдән күп нәрсә юк анысы. Студентларыбызның гына да елга ике бәйрәм...

Болай үз итеп дәшүебезнең хикмәте бар. Бүген – студентларыбыз өчен бәйрәм көн.
Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, бездә хәзер бәйрәмнәрдән күп нәрсә юк анысы. Студентларыбызның гына да елга ике бәйрәме бар: берсе – 25 гыйнвардагысы – Россия стдентлары көне дип календарьда теркәлсә, икенчесе, ягъни бүген – 17 ноябрьдә булганы Халыкара студентлар көне буларак билгеләп үтелә.
Бүгенге бәйрәм неә исеме яшьлеккә, романтикага ишарә ясаса да, килеп чыгышы, тарихы белән ул Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Чехословакиядәге фаҗигале хәлләргә бәйле. Бу дата 1941 елда фашизмга каршы булган илләр студентларының Лондонда үткән халыкара очрашуында игълан ителә. Бәйрәм үзе 1946 елдан билгеләп үтелә һәм чех студент-патриотларына багышлана.
1939 елның 28 октябрендә Прага шәһәрендә Чехословакия дәүләте төзелүгә бер ел тулу уңаеннан студентлар һәм аларның укытучылары демонстрациягә чыга. Нацист-оккупантлар аларны куа башлагач, бер студент атып үтерелә. 15 ноябрьдә үткәрелгән җирләү чарасы протест акциясенә әверелә. Ә ике көннән соң 1200 студент кулга алына һәм концентрацион лагерьга озатыла. Аларның тугызын судсыз-нисез җәзалап үтерәләр, ә Чехословакиядәге вузларның барысын да Гитлер боерыгы белән ябалар.
Ел саен Халыкара студентлар көнен үткәрү турындагы карар 1946 елның 17 ноябрендә Прагада үткәрелгән Бөтендөнья студентлар конгрессында кабул ителә. Димәк, студентларның бу бәйрәме патриотик төсмерле икән бит.
Инде Татарстаныбызга килсәк, республикабыз – студентлар мәмләкәте. Чөнки Татарстан студентлар саны буенча Идел буе федераль округында – беренче, ә Россиянең 85 төбәге арасында – 7 нче урында!
Бездә хәзер барысы 46 югары һәм 91 урта һөнәри белем бирү учреждениесе теркәлгән. Татарстаныбызда 147 меңгә якын студент кына бар. Бу – республикабыздагы һәр 26 нчы кеше студент дигән сүз.
Татарстандагы студентларның 86 проценты – дәүләт вузларында, ә калганы дәүләтнеке булмаганында белем ала. Аларның 58 проценты – көндезге, 39 проценты – читтән торып, калганнары кичке бүлекләрдә укый.
Укыйлар, дидем дә диюен, хәзерге студентларыбызның укуы безнең студент еллары чорындагыча түгел шул. Барысына да коронавирус зәхмәте гаепле. Студентларыбызга бу уку елында да онлайн сессия шәүләсе янар төсле. Россия вузлары өйдән торып укытуга күчәргә чамалап тора. Ник дисәгез, Россиянең югары белем һәм фән министры Валерий Фальковның вузларны читтән торып укуга күчерү турындагы боерыгы чыкты. Әлеге фәрман буенча киләсе елның февраленә кадәр студентларга аудиториягә лекцияләр тыңларга килеп йөрисе булмаячак. Дөрес, барысына да түгел. Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортлары студентлары онлайн укуга күчсә, калган төбәкләргә әлеге мәсьәләне Роспотребнадзор белән килештерергә тәкъдим ителә. Татарстан студентлары әлегә укуларын элеккечә дәвам иттерә, тик әлегә... Алдагысын бер Ходай үзе генә белә.
Бүгенге бәйрәмне килеп чыгышы ягыннан көрәш белән бәйле дидек. Ул чакта фашизм белән булса, хәзер исә ... коронавирус белән. Тормыш кыенлыклары алдында тез чүкмичә, белем хәзинәләре серләрен ныграк үзләштереп, илгә-көнгә игелекле эш-гамәлләр кылырдай шәхесләр булып үсәргә язсын студент егет-кызларыбызның һәркайсына.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ