Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара Туган тел көне белән котлыйбыз!

21 февральдә без Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Әлеге истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклауга дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатыннан ЮНЕСКО Генераль конфе...

21 февральдә без Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Әлеге истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклауга дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатыннан ЮНЕСКО Генераль конференциясенең сессиясендә гамәлгә куелган иде.
Бу уңайдан Татарстанның барлык шәһәр, район һәм авылларында бәйрәм чаралары уздырыла. Казанда урнашкан Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей бүген кунакларны бушлай кабул итә. Кызыклы, мавыктыргыч программа әзерләнгән.
«Бүген музейда Туган тел бәйрәме. 14.00 сәгатьтә барлык кунакларны шигъри экскурсия көтә. Аны 175 нче мәктәп укучылары оештырачак. Бәйрәмдә галим Хатыйп Миңнегулов, шагыйрьләр Илсөяр Ихсанова, Рифат Салах һәм  Йолдыз Миңнуллина катнашалар. Керү ирекле», - дип сөйләде «Мәгариф»кә музей директоры Гүзәл Төхвәтова.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ