Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыклар дуслыгы йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы узды

17 декабрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы узды.Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Со...

17 декабрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының концертлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы узды.

Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул республиканың барлык муниципаль районнарында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык кешеләрне котлады һәм рәхмәт белдерде. Тантаналы чара концерт белән дәвам итте, анда республиканың төрле халык вәкилләре катнашты. 


Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин милли мәгариф, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре, ТР Президенты исеменнән акчалата сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Шурабаш төп мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Антипова Олеся Игорь кызы Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Энҗе МОСТАФИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ