Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәтере барның әйтере бар

Арча – данлы Казан артының үзәге. Татар халкының тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, милләтебезнең рухи нигезен ныгытучы, халкыбызның сөйләм һәм әдәби телен саклап калучы як ул! Бүгенге көндә тарихн...

Арча – данлы Казан артының үзәге. Татар халкының тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, милләтебезнең рухи нигезен ныгытучы, халкыбызның сөйләм һәм әдәби телен саклап калучы як ул! Бүгенге көндә тарихны барлау өлкәсендә хезмәт куючы «Казан арты» тарих-этнография музее, аның әдәбият һәм сәнгать бүлеге, «Әлифба» музее, Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев, Сикертән авылындагы Г.Камал музейлары бердәм булып, Арча төбәгенең тарихи һәм мәдәни мирасын барлау, саклау һәм халыкка җиткерү өстендә армый-талмый эшлиләр. Без Арча районындагы күпсанлы музейларның кайбер җитәкчеләрен «Мәгариф» журналын укучылар өчен гид ролен үтәргә чакырдык.

XIII гасырдан алып
«Казан арты» тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова: 

– Арча ягын электән, Габдулла Тукай әйткәнчә, Казан арты дип йөрткәннәр. Тарихы борынгы һәм бай булганга күрә, бүгенге көндә бу төбәк күпсанлы тарихи-мәдәни учаклары белән горурлана ала. Арчада татар җанлы кешеләрнең Мәккәсенә әверелгән урыннар – Габдулла Тукай музейлары: шагыйрьнең туган авылы –
Кушлавычта Тукаевлар музей-йорты, Яңа Кырлай авылында Әдәби мемориаль музей бар. «Казан арты» музее исә Арча төбәгенең бик борынгы чорлардан алып бүгенге көнгәчә тарихын, биредә гомер кичергән халыкларның көнкүрешен, милли-мәдәни тормышын тасвирлый.
«Казан арты» тарих-этнография музее 2009 елда Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында ачылды. Яңа музей өчен Арчаның үзәк өлешендә, хакимият бинасы янында кызыл кирпечтән ике катлы бина төзеделәр.
   
Беренче катта тәкъдим ителүче мәгълүмат һәм экспонатлар Арчага нигез салынган вакыттан – XIII гасырдан алып Казан ханлыгы хакимлек иткән чорга кадәрге тарихи аралыкны колачлый. Монда археологик казылмаларга, галимнәрнең тикшеренүләренә һәм фәнни хезмәтләренә нигезләнеп, Арча халкының көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче экспозицияләр урнаштырылган.
Музейның икенче каты, Арчаның Казан ханлыгы алынганнан соң, рус патшалары хакимлеге астында яшәгән елларына, революцияләр, совет чорындагы вакыйгаларга багышлана. Күп кенә экспонатлар Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз күрсәткән батырлык һәм фидакярлек турында сөйли. Биредә Арча ягының язучылары һәм мәгърифәтчеләренә, сугыш геройларына да лаеклы урын табылган.

Музейда татарның җиһангир ханнары, Арча кенәзләре, затлы һөнәрче һәм зәркәнчеләре турында кызыклы истәлекләр ишетергә мөмкин. Шулай ук күнгә чигү тарихы һәм технологиясе белән дә танышырга була. Музейдагы иң әһәмиятле тупланмалар – революциягә кадәрге татар басма һәм кулъязма китаплары, Алтын Урда дәвере акчалары, төбәккә мөнәсәбәтле иҗат әһелләренең, укытучыларның шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Экспозицияләрдә археологик табылдыклар, борынгы эш кораллары, Казан артында яшәүче төрле милләт халыкларының өс киемнәре, бизәнү әйберләре тәкъдим ителә. Якташларыбыз – Социалистик Хезмәт һәм Советлар Союзы Геройларына багышланган экспозицияләр киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә.
Икенче катта татар йорты күренеше булдырылганлыгын да әйтергә кирәк. Бу – музейга килүчеләрнең истәлек өчен фоторәсемгә төшү урыны. Өлкәннәр монда яшьлекләрен искә төшерә, ә балалар әби-бабаларының көнкүреше белән таныша.
XIX гасыр ахырында төзелгән тарихи бинада урнашкан әдәбият һәм сәнгать бүлегендә мәгърифәтчеләребез Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәсиләрнең фотодокументлары, китаплары һәм шәхси әйберләре, Сабирҗан әл-Мәмсәвинең гарәпчә язылган Әлифбасы һәм башка борынгы китаплар белән танышырга мөмкин. Музей залларында татар әдәбияты классиклары – халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган экспозицияләр урнаштырылган. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Мәхмүт Галәү, Мәрзия Фәйзуллина, Рафаэль Төхфәтуллин, Фәрваз Миңнуллин, Диас Вәлиев, Радик Фәизов һәм башка күп якташ язучыларыбызның иҗат һәм тормыш юлын яктырткан истәлекләр дә тупланган биредә. Күренекле сәнгать осталары – якташларыбыз Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Салих Хисмәтуллин, район Мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Салих Вәлиев, Татарстан Республикасының халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина һәм Айдар Фәйзрахмановлар иҗатына багышланган экспонатлар кадерле ядкярләр булып саклана. Музейның байлыгына сокланып, «Монда стеналар да шигърият, музыка һәм сәнгать белән сулый. Канатланып китәбез», – дип язып калдырган Казаннан килгән бер төркем яшь шагыйрьләр.

Бүгенге көндә экскурсияләр, күргәзмәләр белән беррәттән, музейда әдәби кичәләр, иҗади бәйгеләр еш үтә. Мәктәп укучылары өчен «Моңлы сазым» район бәйгесе, истәлекле урыннарга җәяүле, велоэкскурсияләр, экспедицияләр оештырыла. Мәктәпләр, Арча педагогия көллияте, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Казан федераль университеты студентлары да музейга бик теләп кайта.
Район музейларында Россиякүләм «Пушкин картасы» проекты кысаларында кызыклы чаралар үтә. Пушкин картасы яшьләргә тарих, сәнгать, әдәбият белән якыннанрак танышу өчен зур мөмкинлек бирде. Арчаның тарихи урыннары буенча җәяүле экскурсияләр, төрле темаларга мастер-класслар (музейда һәм авыл мәктәпләрендә оештырылды), гарәп каллиграфиясенә, язу материалларына багышланган дәресләр әлеге проект кысаларында үткәрелде.
Татар мәгарифенең бренды
«Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиев:

– Дөньяда бердәнбер булган «Әлифба» музее да Арча шәһәрендә урнашкан. Ни өчен нәкъ менә Арчада ачылган әлеге музей? Тукай өчендер инде, диләр. Тукайның Арча районыннан чыкканын күпләр белә бит. Ә менә Әлифбаның да туган җире Арча булуыннан азлар гына хәбәрдар. Мәктәпләрдә ярты гасыр буе балаларны укырга һәм язарга өйрәткән Әлифбаның авторлары ирле-хатынлы Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова Арча педагогия училищесының татар теле укытучылары булганнар.
Музейның тулы исеме – Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате музее. 23 ел элек 1999 елда Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова хөрмәтенә ачыла бу музей.
  
Ул үзе белән тагын бер юнәлеш алып килә. Хәзер биредә дөнья халыкларының әлифбалары җыела. Музейның бер залы әнә шулай дип атала да. Анда сигез экспозициядә 160 әлифба куелган, алар дөньяның 72 телендә.
1998 елда Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзовка – 90, Рәмзия Вәлитовага 85 яшь тула. Арча педагогия көллиятендә узган юбилейга ул вакыттагы Татарстан мәгариф һәм фән министры Харисов Фарис Фәхразович килә. Аның чыгышында шундый җөмлә бар: «Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк!» Министр шул көнне Казанга кайтып китә, ә икенче көнне әле генә 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыккан тарих укытучысы Хәйруллин Хөсәен Фатыйх улы көллият директоры Сәгъдиев Илдус Абдрахмановичка керә. Җитәкчедән фатиха алгач, җиң сызганып эшкә тотына тынгысыз ветеран. Бер ел эчендә кирәкле экспонатлар җыела, концепция
төзелә һәм 1999 елның 6 октябрендә музей тантаналы рәвештә
ачыла.
«Әлифба» музее өч залдан тора: Дөнья халыклары әлифбалары, Татар әлифбасы һәм татар язуы тарихы, Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова залы.
Мең ярымнан артык экспонат «Әлифба» темасын төрле яктан яктырта. Иң кадерле экспонат булып Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитоваларның Әлифба төзегән эскизлары, каралама битләре саклана. Алар өч папка тәшкил итә. Әлифба төзи башлаганчы, авторлар 20 халыкның әлифбаларын өйрәнәләр. Иң яхшы якларын алып, дөрес методика белән, балалар тиз укый-яза белергә өйрәнерлек итеп өр-яңа дәреслек төзиләр. 1965 елда Әлифба басылып чыга. 50 ел эчендә ул 42 мәртәбә нәшер ителә, өч мәртәбә үзгәртелә, тиражы миллион данәгә җитә.
 
Әлифба авторлары үзләре дә озын һәм күркәм гомер кичерделәр. Сәләй Вагыйзов – 96, Рәмзия Вәлитова 88 яшькә җитеп дөнья куйды. Аларның язмышлары да охшаш. Икесе дә дөм ятимнәр: Сәләй тәрбиягә алган гаиләдә, Рәмзия балалар йортында үсә. Очрашалар, танышалар, Казан педагогия институтының соңгы курсында укыганда өйләнешәләр һәм юллама буенча Арча педагогия училищесына татар теле укытучылары буларак киләләр. Сугыш вакытында әсирлеккә эләккән Сәләй Вагыйзов нахакка гаепләнеп тиз генә туган ягына кайта алмый, ул чакта гаиләсе белән дә аерылып торырга туры килә.
10 елдан соң яңадан бергә булган ирле-хатынлы Вагыйзовлар икесе дә Арча педагогия училищесында татар телен укыта. Нәкъ менә шул вакытта алар татар мәгарифенең брендына әйләнгән Әлифбаны иҗат итәләр.
Бүген «Әлифба» музее – татар телен саклау, үстерү, кулланыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшләүче үзәкләрнең берсе. Ул
дөньяда бердәнбер булуы белән уникаль. Министрлар, депутатлардан башлап, гап-гади укытучы, табиб, төрле һөнәр ияләре музейга килә. Алар иң беренче үзләре укыган Әлифбаны сорыйлар. Бу китап һәр кеше өчен кадерле ядкяр шул. Ул – беренче мәхәббәт, беренче укытучы кебек, бик кыйммәтле төшенчә. Әлифба укыган кеше
татар телен гомере буена оныт-
мый.
Мөхәммәтле Гөберчәк
М.Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина:
      
– Арча районында урнашкан Гөберчәк авылы – бөтендөнья татарлары өчен таныш җир. Чөнки бу авылда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев туган. 2000 елның 6 июлендә язучының иҗади мирасы барланып, мәгълүматлар тупланып, туган авылында, төгәлрәк әйтсәк, туып үскән йорты янәшәсендә агач бина төзелеп, музее ачылды.
Язучы үзе исән вакытта ук туган авылында тарихи музей оештыру теләге белән хыяллана. Анда ул авылының тарихи үткәне, сихри табигате һәм үзенең әсәрләре белән яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә тели. Кызганыч, язучының ул вакыттагы теләге тормышка ашмый кала…

Музей ишекләрен ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага үзе каршы ала сыман. Ут белән яктыртылган язучының фотосы бинага керүчеләрне серле елмаю, сынаулы караш белән каршылый. Экспозицияләр өч залга урнаштырылган. Аларга күз салсак, язучының әсәрләреннән өзекләрне фоторәсемнәрдә яки картиналарда күрергә була; кечкенә Мөхәммәт үскәндәге йорт эче, ишегалды, әти-әнисенең шәхси әйберләре, студент вакыты, армия хезмәте һәм аннан соңгы чорын күзаллау өчен куелган экспонатлар язучының иҗади тормышын төрле яклап ача. Эшкә йөргән дипломаты, студент чагында кулланган агач чемоданы, әнисенең документлар саклаган тартмачыгы, әтисенең шәхси тамгасы уелган мәчет таягы, кулъязмалар, башка шәхси әйберләр музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Һәр экспонат әдипнең үзенә яки әсәрләрендәге герой-прототипларына, якыннарына бәйле. Ел саен музей фонды язучы белән бәйле экспонатларга баеп тора. Бу эштә Мөхәммәт аганың гаиләсе, туганнары зур булышлык күрсәтә.
Музей экспозицияләре белән төрле яшьтәгеләр кызыксына. Бигрәк тә студентлар, мәктәп укучылары язучының иҗатына еш мөрәҗәгать итеп, төрле конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алалар, курс һәм диплом эшләре яклыйлар. Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбе белән берлектә районара «Мәһдиев укулары» үткәрелә. Укытучылар, укучылар, музейга килеп, фондта сакланган мәгълүматлар белән танышып, өйрәнеп, конференциядә катнашалар. Димәк, М.Мәһдиевнең һәр әсәре игътибарга лаек һәм аларда күтәрелгән темалар бүген дә көн кадагында.

Якташыбыз – Татарстан АССРның – 100, Арча районы төзелүгә – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары аралыгында яшәп иҗат иткән шәхес. Шуңа күрә әсәрләрендә шул чор вакыйгаларын күрергә, геройларының яшәешен аңларга мөмкин. Алар – эчкерсезлек, ярдәмчел һәм гаделлекне алга сөрүче буын вәкилләре. Әдипнең әсәрләре аша укучы авыл тарихына сәяхәт кыла, җирнең тәмен, ямен белеп яшәгән геройларының хезмәт сөючән, тырыш, уңган икәнлегенә инана, гаҗәеп табигатенә соклана, торналар төшә торган басу-кырларда йөри, челтерәп аккан чишмә суын күзәтә ала. Язучы әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын киң куллана, моңлы җырлары белән сәнгати яктан укучыны тәрбияли, яшьлеген сагына.
Мөхәммәт ага – галим буларак, күптән онытылган яки иҗатлары өйрәнелмәгән шәхесләр турындагы мәгълүматларны да дөньяга казып чыгарган кеше.

Музей фондында язучыга багышланган «Әдәби хәзинә» тапшыруы, режиссёр Әхтәм Зарипов төшергән документаль фильм саклана. 2021 елда аның «Без – кырык беренче ел балалары» повестена нигезләнеп, телевидение мөхәррире Әлфирә Мәһдиева киносценарие буенча кино төшерде. Аның өчен музей фондында сакланучы кайбер экспонатлар кулланылды. Фильмның режиссёры – Әмир Галиәскәров, продюсеры – Миләүшә Айтуганова.
Хәзерге вакытта Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе электрон вариантта төзелә. Аны Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музее сайтыннан (https://archamuzei.ru) укырга мөмкин. М.Мәһдиевнең шәкертләре, аның белән бергә эшләгән, герой-прототипларының туганнары яисә балалары белән аралашып, яңа мәгъ-
лүматлар туплау өстендә эзләнү эше алып барыла. Алар хакында язылган мәкаләләр «Мөхәммәтле Гөберчәк», «Тарих! Син тузмыйсың, байыйсың гына» исемле китапларга кертелеп, укучылар тарафына җиткерелде. Димәк, М.Мәһдиев иҗаты югалмый, гел өйрәнелеп, укучылар тарафына җиткерелеп торыла.
Беренче «Хезмәт Герое» туган Сикертән
Г. Камал музее мөдире Мәүлидә Кузьмина:
   
– Егерменче йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә күренекле урын алган атаклы драматург, татар театрына нигез салучы, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм ялкынлы публицист Галиәсгар Камал – Арча ягының тагын бер горурлыгы. Билгеле булганча, ул Сикертән авылында туган, 6 яшькә кадәр шунда яшәгән. Бер ел элек 2021 елның 21 августында тантаналы рәвештә Арча районы Сикертән авылында Галиәсгар Камал музее ачылды һәм бүгенге көнгә кадәр үзенең заманча төзелеше, тарихи бай эчтәлеге һәм кызыклы чаралары белән җәлеп итеп тора.
Музей экспозициясе драматургның иҗатын, Сикертән авылы белән бәйләнешен ача. Биредә Г. Камалның дини, мәгърифәт, нәшрият эшчәнлеге белән
бәйле документлары, архив материаллары, шулай ук шәҗәрәсе урнаштырылган. Музейның бер өлешендә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында урта хәлле гаилә көнкүреше тәкъдим ителгән. Монда аш табыны, ашханә, бик күп көнкүреш әйберләре, савыт-саба һәм шул заман кирәк-яракларын күрергә мөмкин. Өйдә мич-камин да
бар.

Музейга килгән һәр кеше Татарстанда беренчеләрдән булып «Хезмәт Герое» исеме бирелгән язучының тормыш юлы һәм иҗат тарихы, шәхси әйберләре һәм күпсанлы борынгы җиһазлар белән хозурланып китә. Сүз уңаеннан әйтим, Галиәсгар Камал – беренче «Мәгариф» нәшриятын оештырган шәхес тә.

Музейда «Яшь экскурсоводлар мәктәбе» түгәрәге эшләп килә. Анда йөрүче укучылар экскурсияләр үткәрергә, сәнгатьле итеп сөйләргә, кызыксындырган сорауларга дөрес һәм эчтәлекле итеп җавап бирергә, үзләрен матур итеп тотарга, аралашырга өйрәнәләр.
Белешмә:

  • Елына Арча районы музейларына якынча 20 000 кеше килә.

  • «Пушкин картасы» буенча 2021–2022 елларда район музейларындагы чараларда 1155 яшь кеше катнашты.

  • «Казан арты» музеенда оештырылган «Җиһан безне берләштерә» күргәзмәсе белән 3000 нән артык укучы танышты.

  • «Казан арты» музеенда Шиһабетдин Мәрҗаниның үзе исән вакытта бастырылган китабы саклана.

  • Соңгы 5 елда «Әлифба» музеенда Германия,Франция, Төркия, АКШ, Көньяк Корея, Швеция илләреннән кунаклар булды.

  • «Әлифба» музеенда үткәрелгән «Телефоныңда татар шрифты бармы?» акциясендә 500 дән артык кеше катнашты.

  • Мәһдиев музеенда язучы үз куллары белән ясаган агач чемодан саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ