Логотип Магариф уку
Цитата:

Хайваннарны рәнҗетсәң - штраф!

Дәүләт Думасына хайваннарга тиешенчә мөгамәләдә булмаган өчен 30 мең сумга кадәр штраф кертүне күздә тоткан закон проекты кертелде.⠀Әйтик, өйдән куып чыгарылган хайван өчен закон проекты авторлары физ...

Дәүләт Думасына хайваннарга тиешенчә мөгамәләдә булмаган өчен 30 мең сумга кадәр штраф кертүне күздә тоткан закон проекты кертелде.

Әйтик, өйдән куып чыгарылган хайван өчен закон проекты авторлары физик затлар өчен 15 мең сумга кадәр,ә вазыйфаи затларга 30 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим итә. Шулай ук документта фатирда экзотик хайваннарны законсыз тоткан өчен 5 меңнән 15 меңгә кадәр штраф язылган. Ә хуҗаларның хайваннар белән рәхимсез мөгамәләсе өчен 15 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салырга телиләр.

Закон проекты шулай ук циркларда, зоотеатрларда, контактлы зоопаркларда, дельфинариумнарда һәм океанариумнарда хайваннарны тиешенчә тотмаган, шул исәптән лицензиясез тоткан өчен 200 мең сумга кадәр штраф кертүне күздә тота. Хуҗасыз хайваннар өчен приютлардагы хайваннарга намуссыз мөнәсәбәт өчен — хокук бозу төренә карап, штраф күләме 50 мең сумга кадәр.

Закон үтәлешен тикшереп тору Росприроднадзорга һәм Россельхознадзорга, шулай ук төбәк ветеринария контроле органнарына тапшырылачак. Закон проекты авторлары төзәтмәләр кабул итү хайваннар белән кешелеклерәк мөгамәләгә ярдәм итәргә мөмкин, дип саный.
Чыганак: tatnews_tatar

Фото: fydi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ