Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәзер ник изге Болгарда бөтен нәрсәне акча эшләүгә әйләндереп калдырганнар?

Җәй айлары – кыш көне эшләп булмаган яки эшләргә вакыт җитмәгән эшләрне эшләү вакыты. Кыш көне дәресләр белән әвәрә килгән укучыларны каядыр алып чыгып китү уңайлы түгел. Аннары юл иминлеге ягыннан да...

Җәй айлары – кыш көне эшләп булмаган яки эшләргә вакыт җитмәгән эшләрне эшләү вакыты. Кыш көне дәресләр белән әвәрә килгән укучыларны каядыр алып чыгып китү уңайлы түгел. Аннары юл иминлеге ягыннан да җәйге юл иминрәк. Шуларны исәпкә алып, узган якшәмбедә классым белән тарихи Болгар җиренә юл тоттык. Алар быел унберенчеләр инде. Көне дә бик матур, укучыларымның кәефе дә күтәренке иде.


IMG_0035


...Болгар җире ерактан ук үзенең биек манараларындагы алтынсу ярымайлары белән каршы алды.


Сәяхәтебезне Ак мәчеттән башладык. Бөтен җирдә бәйрәм рухы. Берсеннән-берсе баерак сәүдә нокталары, кул эшләнмәләре ярминкәсе гөрләп эшләп тора. Чөнки ул көнне Болгар җирендә «Бөек Болгар» дип аталган халыкара фестиваль уза иде. Бөтен нәрсә урта гасырларны хәтерләтә. Теләсәң – мастер-классларда катнаш, теләсәң – төрле милләт биюләрен өйрән, теләсәң – рыцарьлар турнирын күзәт.


Фестивальдә йөргәндә элегрәк була торган икенче бер фестивальне уйлап йөрдем. 2000 елларда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге тарихи төбәктә укучы татар яшьләренең ике көнлек фестивален үткәрә иде. Май аеның соңгы көннәрендә һәр районнан делегацияләр, Болгарга җыелып, Татарстан тарихы, спорт, сәнгать буенча үзара ярыша иде. Шунда ук укучылар өчен тыюлык буенча бушлай экскурсияләр оештырыла иде. Бик файдалы һәм кирәкле гамәл иде бу. Ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге фестиваль үткәрелми башлады. Кабаттан кайтарасы иде аны.


Мине гаҗәпләндергәне тагын шул булды: хәзер изге Болгар җирендә бөтен нәрсәне акча эшләүгә әйләндереп калдырганнар! Музейлары ярар инде, Олы манарага менү өчен дә түләү ясалган иде ул көнне. Әле хәтеремдә: Әлмәттән бер милләтпәрвәр милләттәшебез шул Олы манара төзелешенә үз исәбеннән 50 КамАЗ машинасы таш китерттем дип сөйләгән иде. Хәзер кемдер шулай итеп төзеткән манара кемгәдер акча китерү чарасына әйләнгән. Бик яхшы археология музее төзеп куйганнар. Ләкин укучыларны анда да алып кереп булмады. Гомумән, ул музейга керүчеләр бик аз. Билет бәясенең 200 сум булуы үзенең тискәре эшен эшләде. Музейлары бушка булган илләрне беләбез. Музейларны акча эшләү чарасы итү кирәкме икән? Символик кына бәя куелса, музейлар үз эшләрен тулырак башкарыр иде.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер Болгарда гына түгел бу хәл. Зөя утрау-шәһәрлегендә булган идек. Анда да квасы, эчә торган суына кадәр Казан супермаркетларында сатыла торганарыннан кимендә 2-3 тапкырга кыйммәтрәк. Зөяне матурлаганнар үзе. Ә менә су юлы белән килгәндә су трамвайлары туталыш ясый торган башка пристаньнарына бөтенләй карый торган түгел. Бигрәк тә Югары Ослан пристане хәрабә хәлендә. Буяган буяулары кыршылып-кубып беткән, мөгаен узган гасырның 70 нче елларыннан бирле аңа кул-аяк тидергән кеше юктыр. Югыйсә Зөягә су юлы белән күпме чит ил туристы килә. Алар алдыннда оят, Татарстанның шул пристаньнарны ремонтларлык кына да байлыгы юк микәнни инде!? Автор: Тагир

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ