Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәттәшебезгә Рәхмәт хаты тапшырылды

Журналыбызда бүлек мөхәррире булып эшләгән хезмәттәшебез Мөнирә Әнвәровага РФ Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Мөнирә Хәлилрахман кызы 23 ел дәвамында Казан  Идел буе федераль университе...

Журналыбызда бүлек мөхәррире булып эшләгән хезмәттәшебез Мөнирә Әнвәровага РФ Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Мөнирә Хәлилрахман кызы 23 ел дәвамында Казан  Идел буе федераль университетының татар теле кафедрасында лекцияләр укый гамәли дәресләр алып бара. 2014-2017 елларда  аның хезмәт юлы  «Мәгариф» фәнни-методик журналы белән бәйләнә. Мөнирә Әнвәрова журналыбызда бүлек мөхәррире булып эшли, «Мәгариф. Татар теле»  басмасының чыгаручы редакторы итеп билгеләнә.  Хәзерге көндә Мөнирә Хәлилрахман кызы Республика олимпиада үзәгендә эшли.
Рәхмәт хатын хезмәттәшебезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тапшырдылар.

Котлыйбыз!


Фото: Республика олимпиада үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ