Логотип Магариф уку
Цитата:

Хуш киләсең, Рамазан!

Быел Рамазан ае 13 апрельдә керәчәк, тәравих намазы 12 апрельдә ястү намазыннан соң укылачак.Узган ел тәравих намазларын мәчетләрдә уку тыелган иде, быел исә социаль дистанция саклап, барлык саклану ч...

Быел Рамазан ае 13 апрельдә керәчәк, тәравих намазы 12 апрельдә ястү намазыннан соң укылачак.
Узган ел тәравих намазларын мәчетләрдә уку тыелган иде, быел исә социаль дистанция саклап, барлык саклану чараларын күреп, гыйбадәтханәләрдә җыелу рөхсәт ителде. Мәчетләрдә ифтар мәҗлесләрен җыю мөмкинчелеге дә бар, әмма җыелган кешеләр саны 100 дән артырга тиеш түгел. Чиратлар барлыкка китермәү өчен олы яшьтәге мөселман кардәшләргә һәм авыртучыларга гыйбадәтне өйләрендә кылу сорала.
– Уразаның савабы бик зур. Пәйгамбәребез әйткәнчә, бу айда кеше чистарына, аклана. Шуңа күрә сәламәт булган һәрбер мөселман ураза гыйбадәтен тотарга тиеш. Җитди сәбәп белән ураза тотмаучылар өчен дә бәйрәм ул. Ураза тоталмый икән, изгелек, игелекләр эшләргә кирәк: Коръән укырга, тәравих намазында катнашырга, авыз ачу мәҗлесләрен үткәрергә. Рамазан – ул сабырлык, гыйбадәт һәм изгелек ае, – дип мөрәҗәгать итте рәсми органнар белән эшләү буенча ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлеге булмаганнар өчен фидия сәдакасы көненә 200 сум күләмендә билгеләнде. Фитыр сәдакасы көмеш буенча 36 000 сум тәшкил итә, минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Зәкят түләү өчен нисаб 310 000 сум күләмендә билгеләнгән.
«Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов сүзләренчә, фитыр сәдакасын аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга бирү хәерле. Аны Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр азык-төлек белән дә, акчалата да бирергә мөмкин. Шулай ук ТР Диния нәзарәте һәр ел саен «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Аның кысаларында бүген 5 авыру бала ярдәм көтә. Тулырак исемлекне нәзарәт сайтында табып була.
Тагын бер көтелгән яңалык – быел республикакүләм ифтар «Казан Экспо» үзәгендә узачак. Аны 7 майга билгеләгәннәр.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ