Логотип Магариф уку
Цитата:

Хуш, Роберт абый!

Яшәлгән саен кайгылы хәбәрләр йөрәкне ныграк тетрәндерә. Әҗәл агай һаман да арабыздан иң кадерлеләребезне, иң кирәклеләребезне генә сайлап, безне өнсез калдыруын дәвам итә. Менә тагын шундый хәвефлесе...

Яшәлгән саен кайгылы хәбәрләр йөрәкне ныграк тетрәндерә. Әҗәл агай һаман да арабыздан иң кадерлеләребезне, иң кирәклеләребезне генә сайлап, безне өнсез калдыруын дәвам итә. Менә тагын шундый хәвефлесе, көтелмәгәне: Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин вафат. Милләтебезгә һава кебек шундый фидакәрьләр сүзе кирәк чакта, туган телебезне якларга күтәрелгән ул-кызларыбыз сафына халкыбыз шундый зирәкләр киңәшенә иң мохтаҗ вакытта бу рәхимсез хәбәрдән һәр татар өе үзен күпмедер дәрәҗәдә ятим, үксез калганын аңлагандыр, чөнки һәр татар гаиләсе үз илендә шагыйрь Роберт Миңнуллин барлыгын белеп яшәде. Һәр татар баласы аның шигырьләрен ятлап, аның шигырьләренә язылган җырларны җырлап үсте.
Шагыйрь Роберт Миңнуллин балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шагыйре иде. Моңа кадәр сабыйларныкы саналмаган темаларны нәниләр поэзиясенә Роберт абый алып керде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четрекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Балалар шигъриятен популярлаштыруда аның роле әйтеп бетергесез зур булды. Балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмады. Барлык дәүләт бүләкләре дә шагыйрьгә балалар турында иҗат иткән әсәрләре өчен бирелде. Әйтик, «Дөньядагы иң зур алма» исемле китабы (1992) өчен ул халыкара әдәби бүләккә – Г.- Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булган иде.
Шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны бөтен буын балалары да яратып җырлады. Ул җырларның бик күбесе татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әйләнде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбыз репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый.
Роберт Миңнуллин халык арасында халык шагыйре булып кына түгел, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булып та танылды. Милләт язмышы хәл ителгән 1990 елларда ул Татарстанның халык депутаты булып сайланды. Татарстан Дәүләт Советы мөнбәренә күп тапкырлар халкыбыз мәнфәгатен яклап чыгышлар ясарга күтәрелде. Шул ук Дәүләт Советында озак еллар җаваплы эшләр башкарды.
Роберт абый мәктәпләргә яраткан укучылары, укытучылары янына очрашуларга баруны барлык эшләреннән дә өстенрәк күрде. Балаларның һәрвакыт көтеп алынган кунагы иде. Безнең “Гаилә һәм мәктәп” белән “Мәгариф” журналы укучылары хәтерендә дә ул ихлас күңелле, тапкыр сүзле, шат, ачык йөзле, олы йөрәкле шагыйрь булып калыр.
Ирек НИГЪМӘТИ

«Татар-информ» МА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ