Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе буынга әйтер сүзең булсын

«Васыятьнамә үлем сүзе белән янәшә бара, бүген язсам, иртәгә үләм,  дип уйларга ярамый. Ул – гомер буе языла торган үгет-нәсыйхәт көндәлеге. Фикерләр, дөньялар үзгәргән саен, дәфтәргә язылганнары...

«Васыятьнамә үлем сүзе белән янәшә бара, бүген язсам, иртәгә үләм,  дип уйларга ярамый. Ул – гомер буе языла торган үгет-нәсыйхәт көндәлеге. Фикерләр, дөньялар үзгәргән саен, дәфтәргә язылганнары да яңартылырга тиеш. Ничә кат шушы сүзләрне кабатласам да, васыять язарга батырчылык итүчеләр бик аз, – ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Дүрт ел элек кешеләрне бераз рухландырып, мәчетебез исемен җисеменә туры китереп, гаиләләрне саклау, берләштерү ниятеннән «Васыятьнамә – киләсе буынга әйтер сүз» конкурсын башлап җибәргән идек. Эшебезнең нәтиҗәсе күренә: беренче конкурска утызлап эш килсә, хәзер ел саен йөзләп васыятьнамә кабул итәбез. Димәк, шушы елларда ким дигәндә 300 кеше, үзендә көч табып, кулларына каләм тотып, васыять язып калдырган. Ә бит аны утырып язу бик авыр».
«Васыятьнамә язмыйча йокларга ятмагыз»
Гаиләләрне берләштерү максаты юктан гына уйланып табылган нәрсә түгел. Хәзрәт әйтүенчә, мәет күмелмәгән килеш үк, туганнар арасында  үзара мал-мөлкәт өчен бәхәсләшә башлаган очраклар бар. Аныңча, васыятьнең матди ягы бик җиңел хәл ителә. Коръәндә кемгә нәрсә, нинди күләмдә каласы, гадел бүленеп, бәйнә-бәйнә язылган. Шуңа күрә ул проблемалар тиз генә чишелә. Безнең конкурс исә икенче төргә – рухи васыятьнамәләргә өстенлек бирә. Биредә әхлак, әдәп, тәрбия турында үгет-нәсыйхәт языла. Ул әле тагын бер тапкыр яшәү максаты, дин турында уйлану мөмкинлеге дә. Гомумән, васыятьнамә язу – бик яхшы тәрбияви алым. Акча артыннан куып, мәшәкатьләргә күмелгән кеше, бу дөньяга мәңгелеккә килмәвен исенә төшереп, үзенең теләкләренә, якыннарына игътибар итә, чын мәгънәсендә яши башлый.
«Васыять язу элек киң таралган. «Васыятьнамәне язмыйча йокларга ятмагыз», – дигән Рәсүлебез. Чөнки йокы да ул – бәләкәй үлем. Әмма тарихта, үзләре диндә булып та, васыятьнамә язмыйча киткән кешеләр булган. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани васыятьсез китеп барган. Бу гаҗәп, әлбәттә, – ди Рөстәм хәзрәт. – Дөнья булгач, төрлесе була, япь-яшь килеш бакыйлыкка китүчеләр дә байтак. Аларның да туганнары, балалары кала, сүз белән әйтә алмый калган үгет-нәсыйхәтләрнең әнә шул васыятьнамәләрдә язылуы хәерле булыр иде. Вәгазьләрдә исән чакта бу мәсьәләләрне хәл итеп, язып калдырырга нәсыйхәт итәбез. Бу рухи якка кагылышлы, ә матди якка килгәндә, диндә барысы да аңлатылып бирелсә дә, бүгенге вазгыятьтә аны да язып калдыру кулай. Татар халкында бөтен мөлкәт, гадәттә, әти- әнисен караучы төпчек балага кала (аерым очракларны санга алмаганда). Гомер-гомергә шулай тиеш булса да, аны сүздә калдырмау хәерле, балалар белән килешеп, аңлашып, милекне әти-әнисен караучыга Теркәү палатасы аша күчерергә киңәш бирәбез.
Милек, мирас бүлүгә кагылышлы бәхәсләр һәрвакыт булган. Инкыйлабка кадәр динне тирәнтен белмәгән судьялар, махсус белемле указлы имамнарга, казыйларга мөрәҗәгать итеп, дини кагыйдәләргә таянып, шәригать кануннарын исәпкә алып, үз карарларын чыгарган. Әмма Россия мәхкәмә системасына уңышлы гына иңдерелеп, эшләп килгән бу тәҗрибәне инкыйлаб, хакимият алышынулар юк итте. Дингә кайту белән, әлеге тәҗрибәгә дә ихтыяҗ арта башлады. Европадагы ислам банклары системасында әлеге мәсьәләнең мәхкәмәгә кайтарылуын күреп була. Аларда дин белгечләре, васыять мәсьәләләрен аңлата белүче имам-юристлар эшли. Каршылыклы очракларда банк белгечләре аларга мөрәҗәгать итә. Димәк, бу тәҗрибә – узган гасыр калдыгы түгел, ә бүген дә тулы көчкә эшләргә мөмкинлеге булган система. Туганнар арасындагы бик күп низаглардан арынырга ярдәм итәрлек күренеш ул», – дип аңлата Рөстәм хәзрәт.

Нотариус дин канунын күздә тотамы?
«Дөньяви, светский судья дип әйтәбез инде, әмма ул, Конституция нигезләренә таянып, закон буенча дөрес эшләсә дә, дин таләпләрен бөтенләй белмәскә мөмкин. Шул нияттән конкурсны оештыручылар исемлегенә Нотариаль палатаны да керттек. Турыдан-туры суд хезмәткәрләре булмаса да, күпчелек васыятьнамәләр нотариус аша раслана бит. Ниятебез шул: нотариуслар, әлеге документларны ислам белгече белән дин ягыннан тикшереп, раслап, карар чыгарсыннар иде. Бу бик җиңел, чөнки, белүебезчә, дин Конституциягә берничек тә каршы килми, барысы да закон кысаларында. Әмма дәүләт кануннары рөхсәт итеп, дин ягыннан дөрес булмаган очраклар бар. Әйтик, әти кеше үзен костюмнан җирләргә кушып калдыра. Конституция моңа каршы килми, ләкин мөселман кешесенә костюмнан җирләнергә ярамый, ул юылган, кәфенләнгән, җеназасы укылган булырга тиеш. Улына нишләргә? Андый очракта дин юлын сайлау улы өчен генә түгел, мәет өчен дә әйбәтрәк. Аллаһ каршында костюмнан басып торган әти, мөмкинлеге булса, «улым, мине юып, кәфенләп күм» дияр иде. Өчесен, җидесен, кырыгын үткәрүләр дә безгә түгел, мәеткә кирәк», – ди хәзрәт.
Конкурс башланганнан бирле, нотариусларның үзаңнары үзгәргән булса кирәк. Мәчетләргә, Диния нәзарәтенә дин ягыннан мал бүлү мәсьәләләре буенча аңлатуны сорап, мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Онытылган тәҗрибәләрнең кире кайтуы бүген мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан прогресс, алгарыш буларак кабул ителә.
Тарих ни сөйли?
Узган гасыр тарихына әйләнеп кайтсак, мал-мөлкәт бүлүне, үгет-нәсыйхәтләрне язмача, имзалы документларда, васыятьнамәләрдә теркәү бүгенге көндә бала өчен туу турында таныклык алу кебек гадәти күренеш булган. Моны архив фондларында сакланган йөзләрчә васыятьнамәләр дәлилли. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчесе Илдар Шәфыйков сүзләренчә, табып өйрәнелгән васыятьнамәләрнең эчтәлекләре төрле, бер-берсен кабатламый:
«Аларда туганнар арасында мал-мөлкәтне күпме күләмдә калдырудан алып, вафат булганнан соң, кемгә күпме сәдака өләшергә, мәет юучыга нәрсә бирергә кирәклегенә кадәр тәфсилләп язылган. Хәллерәк кешеләр, хәйрия максатыннан калдырылган акчалары суммаларын язып, аларны кемнәргә яки нинди оешмага өләшергә кирәклеген аңлаткан».

Фондта сакланган иң иске васыятьнамәләрнең берсе 1783 елга туры килә. Анда йомышлы татар Рәхмәтулла Рәхмәнкулов үзенең улы Сөләйманга йорт-җирен калдыру турында яза. Васыятьнамә гарәп хәрефләре белән татарча язылган, русчага тәрҗемә ителеп, махсус мөһер дә сугылган. Казанның икенче гильдия сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәтов-Усманов 1893 елда күмү-дога уку мәсьәләләреннән тыш, Мәккәгә хаҗга баручыларга 1000 сум, буш урыннарда мәдрәсә төзү өчен 3000 сум, 8 кибет һәм аларның өстендә торак төзүгә 2000 сум акча язып калдырган. Шушы кибетләрдән килгән табышны да кемгә бирергә икәнлеген аңлаткан.
«Васыятьнамәләр кулдан язылып, туганнарга укылып кына калмаган. XIX гасыр ахырында аларны раслау буенча комиссияләр булган. Ул император указы белән Казан округ мәхкәмәсе тарафыннан билгеләнгән. Тыңлауларда суд әгъзалары, һәр васыятьнамәне имзалап, көнен-елын күрсәтеп, эш номерларына кадәр язганнар, – дип аңлатты Илдар Фәрит улы. – Шунысы кызык: кайбер шәхесләрнең васыятьнамәләре буенча Казан шәһәре идарәсе хисап та тоткан. Архив фондында 1895 елның 4 сентябрендә язылган әнә шундый докладларның берсенә тап булдык. 1891 елда дәүләт киңәшчесе Иван Алафузов Казанның Адмирал бистәсендә 50 урынлык хастаханә һәм аның кырыенда чиркәү төзү өчен 200 мең сум акча мирас итеп калдырган. Васыять үтәлүен тикшереп, Эчке эшләр министрлыгы шәһәр идарәсенә сорау җибәргән. Бу исә васыятьнамәләрнең туганнар арасында низаг булдырмау кәгазе генә түгел, ә юридик көчкә ия булырга тиешле документ икәнлеген раслый».

Ике яшьлек балага – васыятьнамә
Бүгенге васыятьләр дә төрле, әмма күбрәк олы яшьтәгеләр язганга, аларны дин турында уйланулар, догалар укырга, намазны калдырмаска өндәүләр, туганлык җепләрен сакларга кушулар берләштерә. Конкурс та шуңа күрә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» дип атала. Быел васыятьнамәне язма рәвештә генә түгел, видеога төшереп тә җибәрергә мөмкин. Эшләргә, конкурсантларга катгый таләпләр, чикләүләр юк. Бары тик язылган васыятьләрне киләсе буыннар үти алырлык булсын. Бәйге җиңүчеләрне барлау белән генә чикләнми, быел иң яхшы васыятьнамәләрне сайлап, «Гаилә» мәчете китап-җыентык бастырырга ниятли. Араларында бик кызыклылары, уйландыра торганнары бар, ди оештыручылар. Шигъри формада да иҗат итүчеләр булган. Шуларның берсе – Әлки районы Яңа Баллыкүл кызы, бүгенге көндә Казанда яшәүче Гөлшат Нуриева. Узган елгы конкурста ул өченче урынга лаеклы дип табылган.

«Бала чагымда иртәнге намазны укырга дәү әтиемнең туганы – Рәхилә апам өйрәткән иде. Аңа мин бик рәхмәтле. Ә инде тирәнтен дин белән кызыксынуым, гарәп телен өйрәнеп, Коръәнне укый башлавым «Гаилә» мәчетендәге «Ислам дине нигезләре» курсларына йөрүдән башланып китте. Шунда ук васыятьнамә конкурсы турында ишетеп, «мин дә язып карыйм әле» дип, катнашып карарга булдым. Моңарчы васыятьнамә язу турында уйланганым булмады. Аны бары акча, милек төшенчәләре белән  бәйләп карый идем. Бәйгедә көч сынап, җиңеп чыккач кына, нәкъ менә дини күрсәтмәләр язып калдырган васыятьнамәнең бик мөһим һәм кирәкле нәрсә икәнлегенә төшендем», – ди Гөлшат ханым.

Шигырьләрне ул мәктәптә укыган чагында ук яза башлаган, әмма үзен ул өлкәдә оста дип санамый. Күңел халәте туры килеп, фикерләрне төпләргә кирәк булса гына каләмен чарлый. Васыятьнамәсе дә әнә шул халәткә туры килгән, күрәсең:
– Васыятьнамәне шигъри формада язу миңа бик җиңел булды, фикерләремне төпләп, рифмалаштырып, җыйнак кына итеп билгеле бер кысаларга салып бардым. Рухи яктан да авыр булмады. Васыятьнамә-шигыремне улым Мансурга яздым, аңа нәсыйхәтләр бирергә тырыштым. Әлеге конкурстан соң дини васыятьнамә язып бик мәгънәле эш башкаруыма нык сөендем. Балаларыма әйтер сүземне кәгазь битенә төшердем. Киләчәктә алар аны бик саклап, яратып кулланырлар, иманлы, намазлы булырлар дип ышанам. Әле улыма ике генә яшь, ул үсеп, васыятьнамәне укып, аңлар дәрәҗәгә җиткәнче, өстәмәләр кертермен, дип уйлыйм. Гомумән, әлеге төр васыятьнамәне кеше, исән чагында ук язып, балаларына тапшырырга тиештер. Сабыйларыбызны Аллаһ Тәгалә кушканча яшәргә өйрәтү – безнең бурыч.

Васыятьнамә язар өчен олыгаю яшенә җиткәнне көтеп тормыйча, хәзердән үк фикерләрне туплый башларга киңәш итә Гөлшат: «Гомер – бер мизгел, шул мизгелне хәерле, бәхетле, файдалы, бәрәкәтле, мәхәббәтле, иманлы һәм гыйлемле итсәк иде!» – ди ул.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ