Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе елда һәрбарчабызга зур уңышлар, нык сәламәтлек телим

Киләсе елга гимназиябез ачылуга 30 ел була. Менә өч ел инде,  27 нче “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берләшеп, Милли белем бирү үзәге буларак эшли башладык.Гимназиябез – “Дәрестән тыш эшчәнлек м...

Киләсе елга гимназиябез ачылуга 30 ел була. Менә өч ел инде,  27 нче “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берләшеп, Милли белем бирү үзәге буларак эшли башладык.

Гимназиябез – “Дәрестән тыш эшчәнлек мәктәбе” һәм “Җиңүнең таныш йөзләре”, “Шәфкатьлелек каникулга китми” республика грантлары,  “Иң яхшы медицина кабинеты”, “Туган якны өйрәнү музее”, “Иң яхшы мәктәп яны бакчасы”, “Гимназия – закон җирлеге”, “Иң яхшы ашханә”, “Тату сыйныф серләре” район һәм республика бәйгеләре җиңүчесе.
Бездә шулай ук 23 түгәрәк эшли, аларда 89 % укучы шөгыльләнә.  Нәтиҗәләре дә куанычлы.  Әйтик,  “Көрәш” түгәрәгендә  шөгыльләнгән   өч укучыбыз, спорт мастерлыгына  кандидат минимумын үтәп, бөтендөнья бәйгесендә абсолют чемпионнар булды. Ә “Сәйлән” бию төркемебез  Россиядә генә түгел, Төркиядә үткәрелгән халыкара бәйгедә дә җиңү яулады.
Гимназиянеӊ  үз күркәм традициялəре дə барлыкка килде.   “Укучыларга рухи-əхлакый тəрбия бирүдə  төбәкнең тарихи-мəдəни мирасын куллану” дип исемлəнгəн традицион фәнни-гамәли конференциябез быелдан   республика статусын алды.
Белем учагыбызда “Халыкара хезмәттәшлек” проекты да тулы көченә эшли. Төркия Республикасының Сафранболу шәһәрендәге Мостафа Антеп-углу  мәктәбе һәм безнең гимназия арасында мәгарифне,   мәдәниятне, ике илнең дә телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үзара килешүгә кул куелганга да быел ун ел тулды. Шуның нәтиҗәсе буларак “Сафранболу” төрек клубы ачылды. Анда төрек теле дәресләре укытыла, тугандаш халыкның тарихы, гореф-гадәтләре өйрәнелә башлады.  
Киләсе елда һәрбарчабызга зур уңышлар, нык сәламәтлек телим.
Лилия САФИУЛЛИНА,

Алабугадагы  1 нче гимназия-милли белем бирү үзәге директоры, Татарстанның   атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ