Логотип Магариф уку
Цитата:

Кирәк икән, булам танкист

Ял иткәндә гармонист... дип җырлыйлар бит әле. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, редактор, режиссер Алмаз Хәмзин турында сүз бара икән, ул инде болар белән генә чикләнми. Монда инде Пе...

Ял иткәндә гармонист... дип җырлыйлар бит әле. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, редактор, режиссер Алмаз Хәмзин турында сүз бара икән, ул инде болар белән генә чикләнми. Монда инде Петросяның да, Хазановың да бер якта торсын. Хәмзин үзебезнеке! Бер үзе биш кешене алыштыра. Ельцин да ул, Горбачев та...тагын әллә кемнәр. Үзеннән-үзе көлүче дә ул үзе...

Мин кем?..
Алмаз Хәмзин, диярсез.
Минем туган көнемдә
Ап-ак күлмәк киярсез...
Миңа инде 70,
Исә сиксәннәр җиле...
Бүген сүзем үзем турында,
Ә язмышлар – күке кулында.
Күк-кү, күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү –
Үә, үә, үчтеки.
Бишәү, алтау, җидәү, сигез –
Ыштан кидем, чүтеки.
Тугыз, ун, унбер, унике –
Нәрсә саный ул күке?..
Унөч, ундүрт, унбиш, уналты –
Теге ыштан сүтелде.
Унҗиде, унсигез, унтугыз –
Ашаганыбыз  сагыз.
Егерме, егерме берләрдә
Мораль Кодекс укыйбыз,
Егерме ике, егерме өч –
Армиядә без, имеш.
Егерме дүрт, егерме биш–
Иске ыштан шул килеш.
Егерме алты, егерме җиде –
Гел урысча укыйбыз.
Егерме сигез, егерме тугыз
Бар белгәнем – кукуруз.
Утыз, утыз бер, утыз ике –
Кәңкәйде теге “күке”
Утыз өч, утыз дүрт, утыз биш –
Ашыйбыз гел  Анкл Бенс бит инде.
Кырык, кырык бер, кырык ике –
Саный безнең гомерне
Кырык өч, кырык дүрт, кырык биш –
Инде ничәнче күке.
Санама, күке, санама,
Алмазга инде  җитмеш!
Теге күкеләр илендә
Гомерләр үтеп китмеш...
Соңгы күке әйтте:
– Сколько хотите – столько
Проглатите! – диде.
Алдады күке, алдады –
Сине, мине, илне, Ходайны...
Шуңа күрә йота алмыйм,
Учымдагы шушы бодайны.
Мин кем?
Алмаз Хәмзин, диярсез.
Минем туган көнемдә
Ап-ак күлмәк киярсез.
Миңа инде җитмеш,
Исә сиксәннәр җиле!..
Соңгы сүзем сезнең турыда,
Ә язмышлар –
Күке кулында!..
Күк-кү!
Фшт!..
Расиха ФАИЗОВА фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ