Логотип Магариф уку
Цитата:

Кирмән сандугачы  башкорт җирендә дә былбылга тиң

Һич кенә дә онытасым юк: моннан чирек гасыр элек Урта Кирмән мәдәният йортында Башкортстанның халык, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт преми...

Һич кенә дә онытасым юк: моннан чирек гасыр элек Урта Кирмән мәдәният йортында Башкортстанның халык, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйрова һәм аның концерт бригадасы авылыбыз халкына бик матур концерт күрсәтеп киттеләр. Ул көнне бөтен авыл гөж килеп торды. Шулчаклы ерак арадан (650 – 700 км) безнең авыл халкына бушлай тамаша күрсәтү өчен генә килгән икән бит! Нәрсәсе гаҗәп инде диярсез. Гаҗәпләнерлек тә шул. Нәзифә Җәвәт кызы Кадыйрова ерак араларны гына якынайтып килмәгән, ә гасырларны ук якынайткан булган икән бит. Әлеге очрашу авылыбыз елъязмасына шатлыклы вакыйга итеп теркәлде.
Сәхнәгә килеп чыккан көчле тавышлы, төскә-биткә бик матур артист, бу авыл сәхнәсендә нигә басып торуының сәбәбен аңлатып, болай дип сөйләп китте:
– Мин Башкортстанның Учалы районы, Ахун авылында 1954 елда туганмын, гаиләбез – гади крестьян гаиләсе. Әтием Җәвәт – ветеринария табибы. Кечкенә чагымда ук безнең гаиләдә «Кирмән» сүзе еш ишетелә иде. Алдагы буын бабаларымнан күчә-күчә, бу сүз әтиебезгә дә килеп җиткән. Мин дә шуны ишетеп үстем. Баксаң, 1810 елда минем ничәнчедер буын бабам гаиләсен алып Башкортстанның Ахун авылына Урта Кирмәннән килеп урнашкан булган. Бәхет эзләп күченүчеләрнең берсе булган инде алар. Кайчан да булса бабамнар яшәгән якларны барып күрү минем күптәнге хыялым иде. Менә минем әлеге хыялым тормышка ашты. Бу хыялымны тормышка ашыруда ярдәм иткән Шаһинур Мостафинга рәхмәт. Исәнмесез, минем авылдашларым, – диде ул, кулларын киң җәеп. Зал тутырып килгән халык гөрләтеп кул чапты. Шуннан сәхнә белән зал арасында эчкерсез җылы әңгәмә башланып китте.
 
Нәзифә ханым – балачак хыялы тормышка ашкан җырчыларның берсе. Җырчы үзен бик бәхетле саный, мулла да аның колагына: «Бәхетле булырсың», – дип, юкка гына пышылдамаган. Башка бик күп сәнгать осталары кебек, ул да үз юлын үзешчән сәнгатьтән башлый, авылдашлары мәхәббәтен яулый. 1971 елда Уфа шәһәрендәге музыка көллиятен тәмамлауга, булачак җырчы үз язмышын Башкорт дәүләт филормониясе белән бәйли. Аның репертуары татар, башкорт һәм рус композиторлары, халык җырларына бик бай. Җырчы аларны һәрчак үзенчә башкара. Аны, Башкортстан, Татарстан белән беррәттән, Россиянең күп шәһәрләрендә дә беләләр. Аның кабатланмас җырлавын Польша, Монголия, Германия, Дания, Һиндстан, Италия, Австрия, Төркия тамашачылары да аягүрә алкышлады. 
Кызы Гүзәл дә әнисе юлын – сәнгатьне сайлаган, ул – биюче.

Шулай итеп, авылдашлар кич буе концерт тыңлады. Кайбер апалар авылдашына әзерләп килгән күчтәнәчләрен, бүләкләрен дә менгезеп бирделәр. Ә икенче көнне очрашу мәктәптә дәвам итте. Шунда гаҗәп бер хәл булды. Нәзифә Кадыйрова үзләренең Ахун авылы көен җырлап күрсәткән иде, барыбыз да таң калдык. Бу – безнең авыл көе ләбаса. Без дә үзебезнекен җырлап күрсәттек. Менә бит ничек: җыр телдән-телгә, гасырдан-гасырларга күчә, урау юллар аша, әллә кайлардан туган җиренә кире әйләнеп кайта. «Мин бу җырны моннан соң тамашачыга «Кирмән-Ахун авылы көе» дип ирештерәчәкмен», – диде Нәзифә Кадыйрова, хушлашканда. 

 Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ