Логотип Магариф уку
Цитата:

Кишердән коймак рецепты

Бу коймакта, организмда А витаминына әверелүче каротин бар. Ул тире, чәч, тырнак һәм күзгә бик тә кирәкле витамин. Кишер коймагы өчен: уртача зурлыкта 2 кишер, 1 стакан сөт яки су, 1 йомырка,1 ст...

Бу коймакта, организмда А витаминына әверелүче каротин бар. Ул тире, чәч, тырнак һәм күзгә бик тә кирәкле витамин. 
Кишер коймагы өчен: уртача зурлыкта 2 кишер, 1 стакан сөт яки су, 1 йомырка,1 стакан солы оны яки тарттырылган солы кисәкләре (хлопья), 200 гр эремчек, тәменчә тоз
Кишерне чистартып, вак угычтан уарга. Аңа сөт (су), йомырка, он, эремчек, тоз кушып, камыр ясарга. Әгәр дә ул бик сыек килеп чыкса, тагын бераз он өстәгез. Барысын бергә яхшылап бутагач, 20-30 минутка калдырыгыз.
Духовканы 180 градуска кадәр кыздырырга. Табага махсус кәгазь җәегез һәм кашык ярдәмендә шуңа камырны коймак итеп салыгыз. Араларын күбрәк калдырыгыз, кайнар мичтә ул җәелә.
Коймакларны 25-30 минут пешерергә.
Чыганак: Интертат

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ