Логотип Магариф уку
Цитата:

Ятып калганчы, атып кал

Китапханәчеләр хакында сүз чыкса, бериш халыктан еш кына: «Ул һөнәрнең нинди авырлыгы бар? Булган китапны биреп, китергәнен кабул итүне һәркем булдыра ала инде», – дигәнрәк фикерне ишетәсең. Ай-һай, ш...

Китапханәчеләр хакында сүз чыкса, бериш халыктан еш кына: «Ул һөнәрнең нинди авырлыгы бар? Булган китапны биреп, китергәнен кабул итүне һәркем булдыра ала инде», – дигәнрәк фикерне ишетәсең. Ай-һай, шулай гына булса икән?! Югыйсә хәзерге китапханәче ул информацион технологияләрне биш бармагыдай иярли, компьютерда ут уйната  белергә тиеш икән бит.
 Белгәнегезчә, Идел буе республикалары, шул исәптән Татарстан өчен дә югары белемле китапханәчеләр Казан дәүләт мәдәният институтында укытып чыгарыла. Югарыда әйтелгән фикер быелгы абитуриентлар башына да артык нык кереп урнашкан булганмы соң, әлеге институт гариза биргән абитуриентлар арасыннан китапханәче, архив хезмәткәре һәм массакүләм чараларны оештыручы белгечлекләренә бюджет урыннарына I курста укырга тиешле санда студентлар туплый алмаган. Сәбәбе гади: быел кабул итү кагыйдәләре нигезендә хәзер һәр абитуриент биш уку йортына, һәркайсына 2 дән алып 10 га кадәр юнәлеш буенча документ күчермәләрен тапшыра алган.
Тик быелгы абитуриентлар арасында әгәр дә конкурстан узган очракта укырга риза булуын белдереп, берничә уку йортының кабул итү комиссиясенә гариза калдыручылар да шактый булган. Ә инде берничә уку йортының кабул итү конкурсында үзенең үтүен белгәч, мәртәбәлерәк, дәрәҗәлерәк институтны, белгечлекне сайлаган. Нәтиҗәдә Казан дәүләт мәдәният институты инде конкурс нигезендә китапханәче бүлегенең I курсына лаек булырлык дип тапкан абитуриентларыннан колак каккан. Әле бу бюджет урыннарына. Шуңа күрә әлеге институт ректораты музей хезмәткәре, китапханәче, мәдәни чараларны оештыручы бүлекләренең әлегә буш торган бюджет һәм коммерция урыннарына өстәмә кабул итү игълан иткән. Ул 18 августтан 24 августка кадәр дәвам итәчәк. Студентларны кабул итү конкурс нигезендә була. Тик бу урынга дәгъва итү өчен рус әдәбиятыннан һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырган булуың һәм алардан кимендә 50 шәр балл җыйган булуың кирәк. Шул чакта китапханәче белгечлегенә өстәмә конкурста үзеңне сынап карый аласың. Ятып калганчы, атып кал, дигәндәй.
 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ