Логотип Магариф уку
Цитата:

Классик язучыбыз юбилеена багышлап

Быелгы март ае татар әдәбияты халкыбызның олы шәхесләреннән берсе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы белән үзенчәлекле. Атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, та...

Быелгы март ае татар әдәбияты халкыбызның олы шәхесләреннән берсе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы белән үзенчәлекле. Атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе ул. Безнең буын аның «Яшь йөрәкләр», «Татар хатыны ниләр күрми?», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар», «Алмачуар» кебек киң полотналы роман-повестьларын укып, тормыш әлифбасын үзләштерде. Галимҗан Ибраһимов исеме безнең «Мәгариф» журналы укучылары өчен аеруча кадерле. Чөнки ул 1918 елда  «Мәгариф» исеме белән чыга башлаган журналны оештыручы һәм аның беренче редакторы да.

Галимҗан Ибраһимовның олуг юбилее уңаеннан мәдәният учреждениеләрендә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Менә аларның кайберләре:
Бүген Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда яшь тәнкыйтьчеләр катнашында «Татар шагыйрьләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Иртәгә исә «Әкият» курчак театрында язучының «Адәмнәр» повесте буенча схнәләштерелгән спектакль күрсәтеләчәк.
Язучының туган көне – 12 мартта ТР бөек язучының Казадагы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе ишегалдында куелган бюстына чәчәкләр салу күздә тотыла. Ай дәвамында Татарстан Милли һәм Республика балалар китапханәләрендә Г.Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе эшләячәк. Шулай ук республикабыз мәктәпләрендә Г.Ибраһимов истәлегенә багышланган әдәби сәгатьләр үткәрелү дә күздә тотыла.
Иртәгә исә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь галимнәрнең «Галимҗан Ибраһимов – язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә.
23 март көнне Казандагы Татар китабы йортында күренекле язучыга багышланган «Гасырлар киселешендә Г.Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты» дип исемләнгән искә алу кичәсе, ә 28 мартта исә Язучылар берлегенең Тукай клубында Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

                     Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ