Логотип Магариф уку
Цитата:

Кондратьев тавыш бирү нәтиҗәләре турында

Андрей Кондратьевның Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе постында шундый зур сәяси чараны беренче тапкыр гына уздыруы иде әле. Кичә төгәлләнгән Россия Федерациясенең Төп законына төзәтмәләр кертү б...

Андрей Кондратьевның Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе постында шундый зур сәяси чараны беренче тапкыр гына уздыруы иде әле. Кичә төгәлләнгән Россия Федерациясенең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү буенча бер атналык марафон аның үзе өчен чын мәгънәсендә җитди имтихан булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашу барышында аның шулай булуын Андрей Кондратьев үзе дә яшермәде.
Татарстан Хөкүмәте, иҗтимагый оешмалар, сайлау комиссиясе әгъзалары, җәмәгать күзәтүчеләре, волонтерларның бер команда булып эшләве нәтиҗәсендә Татарстанда тавыш бирү бирү кампаниясе зур оешканлык белән узды. Татарстанда гомумроссия тавыш бирүендә 2 миллион 348 мең 179 граждан катнашкан. Бу – барлык сайлаучыларның 79,68 проценты. Республикабыздагы сайлаучыларның 82,81 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплаган. Бу – 1 миллион 943 мең 685 сайлаучы дигән сүз. 389 мең 765 сайлаучы каршы тавыш биргән, ягъни 16,61 процент сайлаучы. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирүдә катнашкан күзәтүчеләрнең эшен дә югары бәяләде. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә барлыгы 16,5 мең күзәтүче катнашкан. Тавыш бирү вакытында хокук бозулар, тәртипсезлекләр дә күзәтелмәгән.
Сайлау кампанияләрен уздыруда монысы шактый үзгәрешләр кертте. Сентябрь аенда Татарстан Президентын сайлау кампаниясен үткәрәсебез бар. Россия Федерациясенең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне уздыруда тупланган тәҗрибә республикабыз Президентын сайлау чарасында да уңай нәтиҗәсен бирсен иде.
Фото: tatar-inform.ru

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ