Логотип Магариф уку
Цитата:

Көрәшчеләр Минзәләгә җыела

Милли бәйрәмебез Сабан туйларында бил алышкан баһадирларыбызга кем генә сокланмый икән?! Аларның исемнәре телдән-телгә күчеп, егетләрне, малай-шалайларны да келәмгә чакырып, дәртләндереп тора. Ел әйлә...

Милли бәйрәмебез Сабан туйларында бил алышкан баһадирларыбызга кем генә сокланмый икән?! Аларның исемнәре телдән-телгә күчеп, егетләрне, малай-шалайларны да келәмгә чакырып, дәртләндереп тора. Ел әйләнә көрәшә алар.
Батырлар келәмдә чакта февраль салкыннарын да сизмисең. Аларны әйтерсең лә каһарман шагыйребез Муса Җәлил рухландырып тора сыман. Республикабызда әнә дистә еллар буе Җәлил истәлегенә багышлап көрәш турнирлары оештырылып килә. Быел ул 12—13 февральдә чал тарихлы Минзәлә каласында узачак. Җәлил, нәкъ менә шушы төбәктә хәрби хәзерлек узгач, 1942 елның кышында фронтка китә, әсирлеккә төшкәч тә сынмый, башка милләттәшләребез белән берлектә, соңгы сулышына чаклы дошманга каршы көрәшен дәвам итә.
Көрәшнең әлегесе миллионлаган каһарманнар бәрабәренә яуланган тыныч чорда дәвам итә. Келәмгә төрле төбәкләрдән 350- 400ләп көрәшче чыгар дип көтелә. Монысы милли көрәш турнирында катнашучыларның илле сигезенче очрашуы буларак хәтердә калыр. Ә батырларыбызга саллы гына бүләкләр дә әзерләп куелган инде. Сабан туендагы кебек чигелгән сөлгесе дә, сарыгы да булыр дип ышандыра оештыручылар. Билгеле булганча, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан гамәлгә куелган бу турнир, республикабызның Көрәш федерациясе, Спорт министрлыгы, Минзәлә районы хакимияте һәм әлеге редакция хезмәткәрләре көче белән узачак.
Альберт САБИРОВ

ИА "Татар-информ" фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ