Логотип Магариф уку
Цитата:

Коронавирусны кеше һәм еланнар тарата

Яңа коронавирус 2019-nCoV Кытайда 362 кешенең гомерен өзгән. Бу хакта рәсми интернет чыганаклар хәбәр итә. 31 гыйнварда Россиядә дә әлеге чирне йоктырган ике кеше табылган. Аларның икесе дә Кытай граж...

Яңа коронавирус 2019-nCoV Кытайда 362 кешенең гомерен өзгән. Бу хакта рәсми интернет чыганаклар хәбәр итә. 31 гыйнварда Россиядә дә әлеге чирне йоктырган ике кеше табылган. Аларның икесе дә Кытай гражданнары. Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлар белән матбугат конференциясе уздырды.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әлеге эпидемиягә каршы республикада күрелгән чаралар турында сөйләде. Инде билгеле булганча бездә дәүләт чиге саналучы ике объект бар: “Казан” һәм “Бигеш” аэропортлары. Аларга килгән һәрбер рейсның пассажирлары да, экипажы да җентекләп тикшерелә. Салкын тию билгеләре яки температурасы булган пассажирлар 14 көнгә аерым күзәтү астына алына. Коронавирусның инкубация вакыты 2 көннән алып 10 тәүлеккә кадәр. Любовь Авдонина хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә барлыгы 209 рейстан, шуларның 8 е Кытайдан 35 меңнән артык кеше тикшерү узган. Аларның берсендә дә авыру билгеләре күзәтелмәгән. 31 гыйнвар көнне Казанга Кытай Республикасы Санья шәһәреннән соңгы рейс кайткан. Киләсесе кайчан булуы әлегә билгесез.
Белгечләр әйтүенчә, әлеге вирус бөтен билгеләре буенча да салкын тию һәм грипп авыруы белән охшаш. Шуңа күрә дә аны лаборатория шартларында гына ачыклап була. Республикадагы махсус учреждениеләр әлеге тестлар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Коронавирусның учагы узган елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә кабынды. Моңа кадәр билгесез булган вирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуыннан күпләп кешеләр үлә башлагач, яңа эпидемия башлануына шик калмады. Хәзерге вакытта Россия һәм Китай арасында пассажир поездлары йөрми. 1 февральдән күп кенә шәһәрләр белән авиарейслар да туктатылды. Әлеге чирне авыру кеше, ярканатлар, дөя һәм кайбер еланнар тарата. Соңгы мәгълүматлар буенча коронавирусны 23 илдән 14 мең кеше йоктырган.
Әлеге авыруны йоктырмас өчен нишләргә?
– Кытайга барырга план корган булсагыз, әлегә бу уйдан баш тартып торырга;
– халык күп җыелган урыннарда булганда битлек кияргә: битлекне 2-3 сәгать саен алыштырып торырга, бер кигән битлекне яңадан кимәскә;
–кулны сабынлап юып торырга;
– организмда салкын тию билгеләре сизелү белән табипка мөрәҗәгать итәргә.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ