Логотип Магариф уку
Цитата:

Кош баласын ояда тәрбияләү һәм очарга өйрәтү кирәк

 Сәләтле кеше, күк йөзендәге якты йолдыз сыман,                                   үзенә аерым игътибар та...

 Сәләтле кеше, күк йөзендәге якты йолдыз сыман,


                                   үзенә аерым игътибар таләп итә. Аның матур,


                                                        тулы көченә әйләнүен теләсәң  кайгыртырга кирәк.


В. А. Сухомлинский


Бакча түрендәге алмагачта күпме алма бар?! Аларны бер-берсе белән чагыштырып карасак, ике бертөрле алма таба алырбызмы? Алар бер-берсеннән формасы, зурлыгы, төсе һәм башка бик күп сыйфатлары белән аерылып тора. Бер агачта бертөрле ике алма табып булмаган кебек, җир шарында ике бертөрле кеше дә таба алмабыз. Игезәкләр дә бер-берсеннән күптөрле сыйфатлары белән  аерылып тора. Әлеге мисаллардагыча, балаларның да  акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, рухи дөньясы, бер үк дәрәҗәдә түгел, һәр кешенең үз кимчелекләре һәм үз өстенлекләре бар. Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр  – җәмгыятьнең төп байлыгы.
Мин  – ике дистәгә якын елымны авылда балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, үземнең туган телемне һәм илемне бик яраткан, аны тагын да үстерүгә өлешен кертергә тырышкан гап-гади тәрбияче. Үзем өч бала анасы буларак, баланың таланты еш кына иң элек бакчада ачылуына шигем юк. Сәләтле балалар  һәр балалар бакчасында да  бар.  Шуңа күрә  баланың нәрсәгә сәләтле булуын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле, чөнки сәләт бары тик эш дөрес оештырылган җирлектә генә үсә.
Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: “Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әйләнүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора”, –дигән.
Мин төркемдәге һәр баланың сәләтле якларын күрергә, ачып җибәрергә омтылам. Бер бала санарга, икенчесенең рәсем ясарга яратуын күрсәм, куанып, аларны үсендереп җибәрәм. Сәнгать өлкәсендә дә сәләтле балаларыбыз бар: Сәрия матур итеп бии,  Илзия нәфис сүзгә осталыгы белән күпләрне таң калдыра. Габдулла Тукайның “Су анасы” шигырен ул 3 яшьтә яттан сөйли иде инде.”Татар сүзе”, “Җәлил укулары” кебек бәйгеләрдә даими катнашып, уңышларга ирешеп тора.
Гадәти авыл гомуми үсеш бирүче  балалар бакчасы гына булса да, һәр бала игътибар үзәгендә. Аларның һәр минутын файдалы итеп уздырырга тырышам.
Үземнең эш тәҗрибәмдә һәрвакыт яңалыкка омтылам. Балаларның сәләтләрен үстерү өчен төрле яңа дидактик уеннар кулланам. Даими рәвештә бәйгеләрдә катнаштырып, көчләрен сынап карарга ярдәм итәм. Минем эшчәнлегемдә төп ярдәмчеләрем – хөрмәткә лаеклы ата-аналар. Бары тик алар белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп булачагына иманым камил.
Әйтеп узганымча, безнең гаиләдә өч бала. Әйтергә кирәк, алар барысы гадәти авыл балалар бакчасына йөреп, мәктәптә укып, нинди дә булса өлкәдә уңышларга ирешеп, нәтиҗәләр күрсәтергә җитештеләр. Өлкән кызыбыз Лиана уку буенча иң алдынгылар рәтендә. Дүртенче сыйныфта укыганда ук, татар теленнән олимпиаданың йомгаклау этабында республикада абсолют җиңүче булды. Барлык фәннәрне «бишле» билгеләренә генә үзләштереп калмыйча, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә беренче  урыннар яулады. Баланың мондый сәләте булуда гаиләнең дә, балалар бакчасы һәм мәктәпнең дә өлеше зур икәне бәхәссез. Улыбыз Лимарның математикага булган сәләте баян классында укып китәргә ярдәм итте. Ярты ел эчендә беренче сыйныф материалын үзләштереп бетерүе үзе өчен дә, укытучысы өчен дә һәм, әлбәттә, безнең өчен дә  зур куаныч булды. Карасаң, музыкаль ишетү сәләте  булу гына оста баянчы булырга җитми икән. Төпчек  кызыбыз бик кечкенәдән шигырьләр сөйләү белән мавыкты. Озын-озын текстларны яттан өйрәнү аның хәтерен үстерүдә нык ярдәм итте. Баланың сөйләм теле үсте, сәхнәләрдә чыгыш ясарга, кешеләр арасында үзен кыю тотарга өйрәнде. Казан, Уфа, Чаллы шәһәрләрендә уздырылган бәйгеләрдә беренче урыннар яулады. Нәфис сүз бәйгеләрендә даими катнашу баланың үзе өчен бик файдалы булуына көннән-көн ышанычым арта бара.
Сәләтле балаларны ачыклау, аларны үстереп җибәрү өчен районыбызда да, республикада да барлык мөмкинлекләр  булдырылган. Кече яшьтән үк балалар үзләренә ошаган юнәлеш буенча өстәмә шөгыльләнә, камилләшә алалар. Һәр педагог сәләтле балалар белән эшләүның шәхси  программасы нигезендә эш алып бара.
Чыннан да, сәләтне вакытында күреп, аның ачылып китүе өстендә даими эш алып барганда, авыл балалары да танылган шәхесләр булып китә алалар. Уңышка ирешү өчен сәләтле булу гына җитми. Аның өчен үз алдыңа максат куеп, бар көчеңне, сабырлыгыңны, тырышлыгыңны эшкә җигәргә, үз өстеңдә эшли белергә дә кирәк.  Күренекле язучы, тел галиме Галимҗан Ибраһимовның: “Күп белдерүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, – дигән  сүзләр сәләтле балалар  белән эшләүче мөгаллимнәргә туры килә  дип уйлыйм.

Әлфирә ШАКИРОВА,


Актаныштагы  3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ