Логотип Магариф уку
Цитата:

Котлы-Бүкәш мәктәбендә – фәнни-методик конференция 

Ут күршеләребез булган Балык Бистәсе районы мөгаллимнәренә ак көнләшү белән сокланып та куям хәтта. Ничек өлгерәләр диген: атна-ун көн саен республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырып кына торала...

Ут күршеләребез булган Балык Бистәсе районы мөгаллимнәренә ак көнләшү белән сокланып та куям хәтта. Ничек өлгерәләр диген: атна-ун көн саен республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырып кына торалар. Әле ноябрь ахырында гына районның Зур Мәшләк мәктәбендә күпкырлы әдип Әхмәт Гаделнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган конференцияләрендә катнашып кайткан идек. Инде бу атнада без, мамадышларга, Котлы-Бүкәш урта мәктәбендә уздырылган төбәк фәнни- методик конференция эшендә катнашу насыйп булды.
Монысы «Экологик һәм географик белем концепциясен тормышка ашыруда төбәк компоненты» темасына багышланган иде. Татарстан мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге, Казан федераль университеты, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге тырышлыгы белән оештырылган бу конференциягә республикабызның Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Мамадыш районнары, Казан каласы мәктәпләре укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, Казан федераль университеты, Чаллы педагогия университеты галимнәре катнашты, чыгышлар ясады.

Укытучылар өч секциягә бүленеп эшләде. «Укучыларда социаль җаваплылык, ватанпәрвәрлек, экологик белем тәрбияләү» дигән секция эшендә үзем дә катнаштым. Әлеге тема география, химия, биология, тарих, рус теле, башлангыч сыйныфлар, тарих, җәмгыять белеме укытучыларын берләштерде. Бу – дөрес тә. Мисал өчен, җәмгыять белеме дәресләрендә экология мәсьәләсенә кагылышлы темалар байтак. Әйтик, «Кеше, җәмгыять, табигать», «Кеше – биосоциаль зат», «Экологик хокук», «Хәзерге дөньяның глобаль проблемалары» – шушыларның берничәсе генә. Рус теле укытучылары язучыларның экологик темага кагылган әсәрләрен анализлады, мисаллар китерде. Алда санап кителгән фән укытучыларының экологик теманы читләтеп үтә алмаслыгы болай да көн кебек ачык.
«Яши торган тирәлегебезне өйрәнүдә фәнни методлар һәм пространстволы фикерләүне үстерү» дигән секциядә исә, фән кандидатлары белән бергә, нигездә, география укытучылары шөгыльләнде.

«Экологик тәрбия бирүдә дәрестән тыш чаралар мөмкинлеген файдалану» секциясендә башлангыч сыйныфлар, фән укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары ничек туристик походлар, экскурсияләр, экспедицияләр оештырулары, табигать фәннәреннән практика, проект, тәҗрибәләр уздырулары турында фикер алышты.

Мондый конференцияләр – укытучыларга тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, аралашу  өчен киң мәйдан. Үзеңнең эшеңне күрсәтәсең, башкаларның ничек эшләгәнен күрәсең. Нәкыйф Юныс улы Сәләхиев җитәкләгән Котлы- Бүкәш урта мәктәбе үзенең җылы атмосферасы, конференциянең оештырылышы, укучылар көче белән әзерләнгән күргәзмәсе, бай тарихы, шул тарихны чагылдырган музее белән ошады. Күрше мәктәп коллективына алга таба да уңышлар теләп, рәхмәт белдереп таралыштык.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ