Логотип Магариф уку
Цитата:

Кояшлы гимназия иртәсе

Бүген – 1 сентябрьдә иртәнге якта көн шактый болытлы иде. Казандагы 155 нче татар гимназиясе ишегалды балалар, әти-әниләр, укытучылардан шыгрым тулды. Әйтерсең лә сентябрь кояшы, Белем көне җыелган ук...

Бүген – 1 сентябрьдә иртәнге якта көн шактый болытлы иде. Казандагы 155 нче татар гимназиясе ишегалды балалар, әти-әниләр, укытучылардан шыгрым тулды. Әйтерсең лә сентябрь кояшы, Белем көне җыелган укучыларны, укытучылар һәм әти-әниләрне шатландырырга теләде,  үзенең якты, җылы нурлары белән коендырды.

Әлеге гимназия – мәркәзебездә милли рухын саклап кала алган, мәртәбәле гыйлем учакларының берсе. Моны бүгенге бәйрәм тамашасы рухыннан ачык тоемларга мөмкин иде: чыгышлар татар, рус, инглиз телләрендә алып барылса да, татарча җыр-биюләргә, тәбрикләүләргә, өстенлек бирелде.


155 нче гимназиядә укучылар саны да шактый саллы: яңа уку елында анда 1150 укучы белем һәм тәрбия алачак. Быел беренче  сыйныфка да 142 бала беренче тапкыр гимназия бусагасын атлап керде, барысы - дүрт сыйныф.
 Әлеге гимназия балаларны үзенә магнит шикелле тартып, җәлеп итеп тора, чөнки биредә талантлы, эш сөючән, балаларны яратучы  педагоглар һәм тәрбиячеләр эшли.
Гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов «Беренче кыңгырау» бәйрәмен тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Укытучылар да, артистлар да, депутатлар да, берәм-берәм балаларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне Белем бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик иттеләр. Укучылар да үз чиратларында үзләренең сүз, бию һәм җыр осталыкларын сыйныфташларына, укытучыларга һәм әти-әниләргә күрсәтә алдылар.

Бәйрәмдә балалар өчен иң күңеллесе беренче сыйныфларга  багышланган «Шүрәле» спектакле булды, дисәк, ялгыш булмас. Шүрәле дә, булачак беренче сыйныф укучысы да, балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне шаккатырып, аларны көлдереп, күңелләрен ачты.
Шулай итеп, гимназиядәге «Белем көне» тамашасы шатлык-куанычлар,  киләчәктә белем һәм тәрбия алуга этәргеч ясап, бәйрәм рухы белән тәмамланды.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

Казандагы 155 нче гимназиянең фәнни координаторы, педагогика фәннәре докторы.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ