Логотип Магариф уку
Цитата:

Көз һәм кыш айларында эш сәгате кыскарачак?

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов көз-кышкы чорда рәсми сигез сәгатьлек эш көнен бер сәгатькә кыскарту тәкъдиме белән чыккан. Ул моны салкын вакытта хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеге түбәнәю белән...

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов көз-кышкы чорда рәсми сигез сәгатьлек эш көнен бер сәгатькә кыскарту тәкъдиме белән чыккан. Ул моны салкын вакытта хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеге түбәнәю белән аңлата.
Депутат фикеренчә, Россия климаты, аеруча да көз һәм кыш айларында, эшләү сәләтен киметә: тиз караңгы төшү, салкын, явым-төшем һәм һава торышы белән бәйле башка үзгәрешләр кешеләрнең хис-кичерешләренә, сәламәтлекләренә йогынты ясый, нәтиҗәдә, хезмәткәрләр тулы көчкә эшләми. Шуңа күрә ул 15 ноябрьдән 28 февральгә кадәр эш көнен кыскарту яклы, дип хәбәр итә «РИА-Новости».
Моннан тыш ул эш көне сәгатенә юлга сарыф ителгән вакытны да өстәргә тәкъдим итә. Чөнки дөреслектә хезмәткәр көнгә тиешле 8 сәгать урынына 10-11 сәгать эшли, дип белдерде депутат.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ