Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзге каникуллар ике атна алдан

Татарстан мәктәпләре көзге каникулларга китәргә әзерләнә генә. Ә менә илнең кайбер төбәкләрендә укучылар инде ял итеп, яңадан парта артларына утырдылар.Безнең күптәнге дусларыбыз Ульяновск өлкәсе Дими...

Татарстан мәктәпләре көзге каникулларга китәргә әзерләнә генә. Ә менә илнең кайбер төбәкләрендә укучылар инде ял итеп, яңадан парта артларына утырдылар.
Безнең күптәнге дусларыбыз Ульяновск өлкәсе Димитровград  шәһәренең урта белем бирүче Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбендә дә көзге каникуллар 5-18 октябрьдә булган. Бу гадәттән тыш чара Ульяновск өлкәсе губернаторы С.И.Морозов күрсәтмәсе нигезендә тормышка ашырылган.
Мәктәп директоры Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева хәбәр итүенчә бүгенге көндә балалар бөтенесе дә диярлек мәктәпкә әйләнеп кайткан, укулар гадәти режимда дәвам итә. Алай гына да түгел, барлык фәннәр буенча да олимпиадаларның мәктәп этабы уза.

Фото: архив


Раушания ХӨСНЕТДИНОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ