Логотип Магариф уку
Цитата:

Кравцов БДИга карата мөнәсәбәтен белдерде

Петербург халыкара икътисади форумында БДИга карата мөнәсәбәте турында РФ Мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов: «Без Бердәм дәүләт имтиханына  мәктәп укучыларының белемнәрен альтернатив бәяләү...

Петербург халыкара икътисади форумында БДИга карата мөнәсәбәте турында РФ Мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов: «Без Бердәм дәүләт имтиханына  мәктәп укучыларының белемнәрен альтернатив бәяләү механизмнарын карарга әзер, әмма алар объектив һәм бәйсез булырга тиеш», – дип белдергән.
«Әгәр тәкъдим итсәләр, бәяләүнең нинди дә булса механизмын рәхәтләнеп карап тикшерәчәкбез һәм фикер алышачакбыз, әмма хәзер министрлыкта БДИны алыштыру планнары юк», дип хәбәр иткән Кравцов ТАССка.
Белүебезчә, БДИны Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар 31 майда тапшыра башлаганнар иде.Ул көнне аларның география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнары узды. Иң массакүләм «бердәм» – рус теле буенча булды. Аны өлкән сыйныф укучылары  3 һәм 4 июньдә тапшырды. Ә менә быел сайлап алу буенча иң популяр фән - профильле математика икән. БДИны бүген, 7 июньдә тапшыралар. Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, югары уку йортларына керергә җыенган чыгарылыш укучылары  саны 724 мең кешене тәшкил иткән. Шуларның 630 меңгә якыны – 2021 елда тәмамлаучылар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ