Логотип Магариф уку
Цитата:

 «Крутушка» фестивальгә чакыра

Быелгы җәйге ялларын  26 – 28 август көннәрендә  Казан янында узачак  «Крутушка» XIII  Халыкара этник фестивалендә  тәмамлый алганнарны дөньяның иң бәхетле кешеләре булачак ди...

Быелгы җәйге ялларын  26 – 28 август көннәрендә  Казан янында узачак  «Крутушка» XIII  Халыкара этник фестивалендә  тәмамлый алганнарны дөньяның иң бәхетле кешеләре булачак дип атар идем. Бу сүзләр өчен мине беркем дә шелтәли алмаячагын  алдан белеп торам. 
«Ничек шулай үз-үзеңә алдан ышанып әйтә аласың?» – дип сораучыларга: «Әйдәгез, элек сүз керештерми генә бергәләп  фестивальгә барыйк, шуннан соң  хаксызлыгымны күрсәгез, мин сүземне кире алырмын», – дияр идем. Чөнки сүземне өздереп әйтергә таянырлык терәкләрем бар. Мин  аның халыкара югарылыкта  зур уңыш белән инде  унике тапкыр Крутушка урманында гөрләп узуын  әйтеп тә тормыйм. Бары тик өстән-өстән генә аның нинди шартларда оештырылуын  җиткерәсем  килә. Фестиваль, елдагыча, Биектау районы урманында урнашкан  «Байтик» җәйге балалар лагере  базасында  уза.  Ә бу лагерьнең Европа таләпләренә туры килгән  биналарга урнашуын монда ял итеп киткән балалар да, фестивальдә катнашкан актив әти-әниләр дә бик яхшы белә. Аннан, биредә хезмәт күрсәтергә  үтә кунакчыл   әйдәманнар җәлеп ителүен дә әйтеп узу зарур. Монысы мәсьәләнең  иң дә мөһим ягы әле аның.
Фестивальнең музыкаль программасы  Россиядәге  һәм чит илләрдәге, аерым алганда, Төркия, Испания, Һиндстан, Иран кебек илләрдә яшәүче  халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен яктырткан  күренекле этник музыкантлар, шулай ук  Татарстаннан һәм Россиянең башка бик күп төбәкләреннән  фольклор ансамбльләре – тикшеренүчеләр, традицияләрне  дәвам иттерүче иҗат  көчләре белән тулыланасы. Электроника белән тәҗрибәләр,  сыйфатлы фолк-рок, борынгы көйләр һәм уен кораллары, әүвәлге киемнәр һәм йолалар – болар барысы да тамашачыларга заманча этнокультураның барлык кырларын   ачып, фестивальнең бердәм гармоник тукымасына  берләшәчәк.
«Крутушка»да музыка сәхнәдә генә яңгырамый.  Биредә куак  күләгәсендә дә  Тува халкының бугаз белән башкару алымында яңгыраган җырларны, белорус татарлары яраткан  борынгы моңнарны  тыңларга, мариларның «шувыр» волынкасында , мордва халкының «нюнди» тынлы уен коралында  уйнарга өйрәнергә мөмкин.
 Фестиваль ярминкәсендә Россия һөнәрчеләрен   үз куллары белән  ясаган хезмәтләре белән 100 дән артык иң оста  вәкиле тәкъдим итәргә җыена.  Алар анда кул эшләрен күрсәтү белән бергә, тамашачыларга остаханәләр дә оештырачак.
Кулинарлар мәйданчыгында Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән  аш-су осталары кунакларга Россия халкының бәрәңгегә кадәр нәрсә ашаганлыгы турында сөйләячәк. Бүген онытылган, төшебезгә дә кермәгән ризыклар пешереп күрсәтәчәк.Шулардан эче  карабодай ярмасы белән тутырылган сарык ,  өч төрле балык (инеш, сөләйман  һәм мәрсин балыклары) шулпасы,  чыршы суына ак гөмбә салып пешерелгән карабодай боткасы һәм башка телеңне йотарлык пешермәләр) . Моннан башка Казан халкы  бүген яраткан  өчпочмак белән кыстыбыйның бәрәңге пәйда булганга кадәр үк  өстәлләрдә хуҗа булып утырганын белер.
Фестивальдә тагын төрле күргәзмәләр, балалар өчен төрледән-төрле программалар, шул исәптән   спектакльләр, кинофильмнар күрсәтеләчәк. Теләгәннәр хәтта атта чаптырып йөри ала.
Иң-иң мөһиме – нарат урманында кислородка баетылган куе, табигый витаминлы урман һавасын суларга ни җитә! Һәм ул нибары өч көндә.  Җаны теләгәннәр  өч көнне рәттән  Казанга кайтмыйча, барлык шартлары тудырылган палаткаларда яшәп уздыра ала. Дөрес, аның өчен бераз гына кесәне җиңеләйтергә кирәк булачак. Әмма саф һавалы урманны бернинди акча да алыштыра алмый.
Килегез, җәмәгать, үкенмәссез! Алдан ук әйттем бит: әгәр дә  дөньяның  иң бәхетле бәндәләре буласыгыз килсә, рәхим итегез!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ