Логотип Магариф уку
Цитата:

Куандырыйк әнкәйләрне! (ВИДЕО)

Бу якшәмбедә, ягъни 28 ноябрьдә, Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Елның-елында безнең балалар бакчасы коллективы: сабыйларыбыз, тәрбиячеләребез һәм, билгеле инде, әниләребез өчен дә иң көтеп алынган һәм...

Бу якшәмбедә, ягъни 28 ноябрьдә, Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Елның-елында безнең балалар бакчасы коллективы: сабыйларыбыз, тәрбиячеләребез һәм, билгеле инде, әниләребез өчен дә иң көтеп алынган һәм зур хәзерлек белән үтә торган күркәм бәйрәмнәребезнең берсе ул. Быел да аңа хәстәрлек эшләрен инде күптәннән үк башладык. Нәниләр күңеленә әниләр хакында дидактик уеннар, әңгәмәләр аша орлык салсак, уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар белән әниләр турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар исә, әниләрнең портретларын кәгазь битенә төшереп, күргәзмә оештырырга уйлыйлар. Әлбәттә, балаларыбыз үз куллары белән бүләкләр дә ясаячаклар. Тәрбиячеләребез исә, иҗади якын килеп, балаларның кул эшләрен, җыр-биюләрен төшереп, видеоязмалар әзерлиләр. Шигырьләр иҗат итәләр.   

Билгеле карантин афәтләре булмаса, балалар бакчасына барлык әниләрне җыеп, матур бер бәйрәм оештырыр идек, тик әлегә бу хыял гына. Шулай да төшенкелеккә бирелмибез, кылган һәрбер гамәлләребезне фотога төшереп, видеоязмалар әзерләп, сайтларга, әти-әниләр төркеменә Ватсапларга урнаштырып барачакбыз.


Әниләребез дә читтә калмаячак: алар, үз чиратында, уңган-булганлыкларын дәлилләп, чиккән, теккән, бәйләгән кул эшләрен алып киләчәкләр. Һәм аларның күңел бизәкләрен махсус жюри бәяләчәк. Әниләребезнең кадере көннән-көн арткан кебек, Әниләр көненең эчтәлеге дә елдан-ел байый, елдан-ел дәрәҗәсе арта. Әлбәттә, бу – зурлар өчен дә, сабыйларыбыз өчен дә зур шатлык. Бары тик әнисен зурлаган, кадерләгән бала гына бәхетле була, әтисен, әби-бабасын хөрмәт итә...


Шәхсән үзем ул көнне каләм әһеле буларак, шәһәребездәге балалар китапханәсенә мәктәп укучылары белән очрашуга чакырулы. “Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү”, “Мин бәхетле гаиләм белән”, “Ана хисе” дип исемләнгән китапларым әнкәйләрнең бөеклеген, кадерен бәяли, әңгәмәбез дә шул хакта булачак. Чыннан да, олыга да кечегә дә әни – иң кирәк кеше, кылган гамәле изге, шуңа үрнәк һәр эше.
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Автор фотолары

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ