Логотип Магариф уку
Цитата:

Кулда – 1 килограмм алтын!

«Гаилә һәм мәктәп» журналын укучылар белә булыр, «Гаилә бюджеты» рубрикасында финанс гыйлеменә багышланган ребусларны чишеп, редакциягә юллаучыларны Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсенә кунакка...

«Гаилә һәм мәктәп» журналын укучылар белә булыр, «Гаилә бюджеты» рубрикасында финанс гыйлеменә багышланган ребусларны чишеп, редакциягә юллаучыларны Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсенә кунакка чакырырга вәгъдә биргән идек. Һәм менә без бүген биредә!


Чын мәгънәсендә утта янмый, суда батмый торган 150 еллык сейф, уртача бәясе 2,5-3 млн сум торган алтын кирпече, тәүге калькулятор, дөньяда 30лап кына исәпләнгән борынгы тәңкә акча, банк хезмәткәренең тарихи өстәле... Акча исе юк диючеләргә ышанмагыз, исе генә түгел, сулышы да бар, дуслар!Җанлы хезмәттәшлек өчен банк хезмәткәрләренә, журналыбыздагы конкурсларда катнашучы укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ