Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырымда кырым-татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада булды

Олимпиадада Кырым-татар филологиясе һәм башка белгечлекләр факультетлары студентлары, Кырым мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты.Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең Имам Матуриди исемендәге...

Олимпиадада Кырым-татар филологиясе һәм башка белгечлекләр факультетлары студентлары, Кырым мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең Имам Матуриди исемендәге Азов ислам фәннәре мәдрәсәсе студентлары кырым-татар теле һәм әдәбиятынан олимпиадада катнашты. Ул Февзи Якубов исемендәге Кырым инженер-педагогика университетында узды.
Сайлап алу турын үткәч, Азов мәдрәсәсеннән тугыз студент иҗади бирем белән диктант язды һәм авторлык иҗат эшен әзерләде. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең студентлар уку йортында да, аннан читтә дә үткәрелә торган барлык конкурсларда һәм олимпиадаларда бик теләп катнаша. Бу үзеңне, белемеңне күрсәтү мөмкинлеге», — диде Имам Матуриди исемендәге Азов мәдрәсәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча мөдире Айше Люманова.
Олимпиадада Кырым- татар филологиясе һәм башка белгечлекләр факультетлары студентлары, Кырым мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ