Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы китап фестиваленә рәхим итегез

10 һәм 11  декабрьдә Татарстанның Милли китапханәсе һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 10 нчы кышкы китап фестивале узачак. Биредә Россиянең кырыктан артык нәшрияты үз басмаларын тәкъдим...

10 һәм 11  декабрьдә Татарстанның Милли китапханәсе һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 10 нчы кышкы китап фестивале узачак. Биредә Россиянең кырыктан артык нәшрияты үз басмаларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Фестиваль кунаклары өчен  җирле тарихны өйрәнүнең төрле төрләре турында ачык лекцияләр белән 3 шоукейс-конференция әзерләнгән. Шулай ук килүчеләрне «Новейшее краеведение Казани» сөйләшүләр сериясе дә көтә, анда туган якны өйрәнүче Марк Шишкин катнашачак.
Фестиваль кысаларында шулай ук «Идел архивы: дымлы археология, су турында хәтер һәм ни өчен суның хәтере юк» программасы узачак, анда шәһәрлеләргә агач археологиясе, Зөя халкының Идел елгасы турындагы истәлекләре һәм суның химик үзлекләре турында сөйләячәкләр.
ТР Милли китапханәсе фойесында Вознесенский үзәгеннән «О - стиль яки Җепшеклекнең график дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Ә Казан рәссамы Илгизәр Хәсәнов «Коллекционер» инсталляциясен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль программасына шулай ук театр һәм концерт программалары да кертелгән. Тиздән кышкы китап фестиваленең тулы программасын «Смена» сайтында бастырачаклар. Керү бушлай һәм теркәлү буенча.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ