Логотип Магариф уку
Цитата:

Кызыл Чапчак балалары шигъри сүз ярата

Түбән Кама районының иң матур табигатьле Кызыл Чапчак авылында җәйге лагерьда ял итүче балалар белән очрашуда булып кайттым. Әлбәттә, мин анда инде күптән чакырулы идем, шуңа да отпускка чыгу белән шу...

Түбән Кама районының иң матур табигатьле Кызыл Чапчак авылында җәйге лагерьда ял итүче балалар белән очрашуда булып кайттым. Әлбәттә, мин анда инде күптән чакырулы идем, шуңа да отпускка чыгу белән шул якка юл тоттым. Шунда туып үскән педагог сердәшләрем Раушания һәм Гөлсинә Йосыф кызлары каршы алдылар. Мәдәният йорты каршындагы ачыклыкта балалар шау-гөр килеп туплы уйныйлар иде. Безне күргәч, туп тибүдән туктадылар, әйтерсең, дәрес башлана, тәнәфес тәмам, диделәр.



Мәдәният йорты белән танышып чыккач, балалар белән «дәрес» үткәрергә китапханә бүлмәсенә кердек. Балалар сорау өстенә сорау яудырдылар, шигырьләр сөйләделәр, кыскасы, зур әзерлек белән каршы алдылар. Үземә дә нык күңелемә хуш килде: ике арадагы җанлы әңгәмәдән рухи байлык тупладым. Мәдәният йортында урнашкан музей, диварларда яктыртылган бай мәгълүмат, киштәләре сыгылып торган китапханә... Боларны үз тырышлыклары белән булдырган тынгысыз хезмәткәрләр: Назилә Таипова, Галия Хатыйпова, Зөбәрҗәт Нургалиеваларга рәхмәтем чиксез, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим. Киләчәктә дә тәрбияви очрашулар үткәрү дәвамлы булсын.
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире,

Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты,

Татарстан Язучылар берлеге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ