Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңел күзең  сукыр булмасын

20 яшендә дөм сукыр калган Казан егете Идрис Хәертдинов белән    «Ярдәм»   укыту-тернәкләндерү үзәгенең массаж залында игелек, изгелек, тормыш яме кебек төшенчәләр турында гәп...

20 яшендә дөм сукыр калган Казан егете Идрис Хәертдинов белән    «Ярдәм»   укыту-тернәкләндерү үзәгенең массаж залында игелек, изгелек, тормыш яме кебек төшенчәләр турында гәп корып утырабыз.  Идрис биредә мөгаллим булып эшли, ун елга якын  күрмәүчеләрне   Луи Брайль    әлифбасы буенча укырга өйрәтә.  Эше турында сүз чыгуга, ул шундук    шәкертләренең укудагы   өлгереше турында   сөйли башлады. Идрисчә, дәрес сораганда кемнеңдер   «ык-мык» килүе дә   белмәүдән түгел,   бәлки мөгаллимнең, ягъни  үзенең  үткән дәрестә теманы кат-кат аңлатмавыннан икән.  Аныңча, һәр шәкерт дәрестән кош тоткандай, сөенеп чыгарга тиеш, ди ул. Мин исә сыйныфтагы бу күренешне үземчә, балачакта баштан кичкән хәлләргә нигезләп бәяләргә тырыштым.
Иң мөһиме – куркак «мин»не җиңү
–Идрис,  Сез дәрестә  җавап бирергә авырыксынган шәкертләрегездән һич тә гаеп күрмичә, һаман аларны яклап өтәләнәсез, алай гына да түгел, отыры хатаны үзегездән эзлисез, – дип, мөгаллимгә ничек тә каршы килергә тырышам. – Бәлки, ул шәкерт дәрескә җиңелчә генә әзерләнеп  килгәндер.
– Юк, әфәнде, – ди ул  сүземә каршы,– шушы «Ярдәм» үзәгенә килеп җитү өчен, аларның  нинди авыр, каршылыклы юл узганнарын белсәгез икән. Кайлардан гына килмиләр  алар безгә – Оренбургтан, Ростов, Саратов, Тула, Дагстан, Самара... Юл авырлыгы гына пүчтәк әле  ул, иң башта һәр күрмәүченең күңел түрендәге: «Минем кемгә кирәгем бар», – дигән эчке каршылыгын җиңәсе бар.   Кемгәдер җыенып юлга чыгарга дусларының бер сүзе җитсә, кемдер, чит җирләргә китеп, ятлар кулына калмагаем, дип курка. Менә шул куркак «мин»не җиңгән  шәкерт ничек итеп дәрескә җиңелчә генә әзерләнеп килсен, ди. Психологик яктан  укуның ярдәме бик көчле. Безгә бит, әйткәнемчә, әнә шул өйдән чыгарга курыккан кешеләр килә. Иң мөһиме – беренче адым ясау. Безгә килү  – уңышның яртысы дигән сүз. Алар үзләрен иркен тотсын өчен, мин кулымнан килгәннең барысын да эшлим. 
Мөгаллим әйтүенчә, моннан бер ай элек укырга килгән төркем әле кайчан гына  мәчет бусагасын   таяклары белән  капшап, куркып кына кергән булган, хәзер үз-үзләрен  тотышлары гына түгел, эчке дөньяларына кадәр    үзгәргән. Уку курслары шундый итеп оештырылган ки, шәкертләр аның  һәр көнен зарыгып көтеп ала  икән. Төшкә кадәр узучы теоретик дәресләрдә укучылар  Брайль системасына көйләнгән гарәп алфавитын үзләштерәләр, аннары дин сабакларын өйрәнергә керешәләр. Тормыш белән бераяктан атлау өчен заман техникасы  «телен» аңларга  кирәклеген тормыш агай бик тиз төшендергән – компьютер дәресләрен дә яратып кабул иткән күрмәүчеләр.

Күз нурларын сызган
сызымнар

Идрис мөгаллимнән ничек итеп биредә Брайль   алфавиты буенча укыта башлавын сорыйсым килде, әмма бераз сабыр иттем, ул бит 20 яшенә кадәр кояшны, әти-әнисе Әдип абый белән Мәгъшия апаның сөйкемле йөзләрен  күргән, Брайль алфавиты  аның төшенә дә кереп карамаган.  1994 елда, Казан энергетика көллиятендә укыганда, аның күзләре начар күрә башлый. Табиблар Идрискә моның сәбәбе вакытын  озаклап сызымнар белән эшләп үткәрүдән икәнен әйтәләр.  Егет кисәтүләргә игътибар бирмиме – элеккечә, күзләре арыганчы сызымнар белән утыра, хәтта дусларына да сызымнар белән бәйле курс эшләре языша. Нәтиҗәдә, укуын тәмамлаганда, аның бер күзе зәгыйфьләнә.  Түбән Новгородта  диплом эше буенча   командировкада вакытта  икесе дә бөтенләй күрми башлый. Шуңа карамастан көллиятне уку алдынгысы буларак тәмамлый.
Әле кичә генә кояш нурлары белән тулган якты дөньясы әнә шулай кинәт кенә караңгы базга әйләнә егетнең. Төрле уйлар килә аның башына. Якты, иркен дөнья  рәхәтен татыган җанны ничек итеп бөтен ягы караңгылык белән тулган читлеккә сыйдырырга? Әле яши дә башламаган гомерне  йөрәк тибеше туктаганчы  караңгылык төрмәсендә уздырачаксың дигән сүз түгелме соң бу?  Алга таба нишләргә?   Мондый хәлдә калучылар арасында  үз-үзенә кул салучылар да шактый бит. Әмма энергиясе ташып торган егет яшәү юлын сайлый, хәтта үзе кебек авыр хәлдә калганнарга да ярдәм итеп яшисе килә аның. Бала чагында әнисе өйрәткән догалар аша күңелендә йөргән Аллаһыдан шушы караңгы тормышына ямь  бирүен сорый.
– Мөселманның  тормышы башкаларга шатлык китерүдән ямь табып яшәүгә корылырга  тиеш, – ди ул, тормыш фәлсәфәсенең асылын аңлаткандай. – Мин дә, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен, Казан дәүләт  университетының юридик факультетына укырга керергә карар иттем. Әүвәл Казан реабилитация үзәгендә Брайль әлифбасы буенча укырга өйрәндем, билгеле. Бер лекцияне калдырмый йөрсәм дә, уку җиңел генә бирелмәде, чөнки сукырлар өчен дәреслекләр юк дәрәҗәсендә иде. Ярый дусларым булышты, алар дәреслекләрне кычкырып укыдылар, мин диктофонга яздырып бардым, дәресләргә, имтиханнарга шул рәвешле әзерләндем.
Университетны 2001 елда уңышлы тәмамлаганнан соң, Идрис Мәскәүгә күрмәүче кадрлар әзерләү курсларында укып, идарәче булып эшләү өчен сертификат алуга ирешә. Аңа Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятендә идарәче булып эшләргә тәкъдим  итәләр. Әмма егет, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Восстание урамындагы бер бинаны арендага ала һәм үз эш урынын –
 Татар иҗтимагый төбәк оешмасын төзи. Тормышта авыр хәлгә тарыган, социаль хокукларын  кайтарырга йөргән гражданнарга юридик ярдәм итү максатында оештырыла ул. Яшь белгеч  үзе кебек үк күзләре күрмәүче Тимур Кузнецов, Айрат Закиров һәм Евгений Казанцев атлы юрист егетләр белән җиң сызганып эшкә керешә. Дүрт ел хезмәт куйганнан соң, 2006 елда гаиләләренә тагын кайгы килә –
 әнисе Мәгъшия апа гүр иясе була. Идрис тормышта үзенең иң беренче таянычын югалта. Авыру әтисен карау да егеткә кала. Эшкә йөрергә ерак булганлыктан, идарәне дус егетләренә калдырып, Идрис үзе яшәгән Азино бистәсендәге бер төзелеш компаниясенә юрист булып күчә. Шул ук елда ислам диненең дөрес һәм хак тәгълимат икәнлеген йөрәге белән аңлаган  егет, гарәп телен Брайль системасы буенча өйрәнү максаты белән, Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетенең тернәкләндерү үзәгендә шундый  курслар ачкан Мәликә ханым Гыйльметдинова янына килә.

Мәликә ханымның батырлыгы
– Хәзерге шәкертләр бәхетле, уку чорында әхлакый ярдәм генә түгел, тулы канлы реабилитация узып китәләр, – ди бу уңайдан мөгаллим. – Хәзерге «Ярдәм» дәвалау-укыту үзәге – читтән килгәннәргә  тулай торагы, ашханәсе, типографиясе, бай китапханәсе, зур уку залы булган тулы бер комплекс. Без укыганда, Мәликә Рәфкать кызына бик авыр булды. Ул чакта сукырларны укыту һәм тернәкләндерү буенча бернинди методика юк иде. Мәликә ханымга аны үзенә төзергә туры килде. Шуның нигезендә укытучылар әзерләргә мөмкинлек туды. Хәзер  укыту методикасы елдан-ел камилләшә, авторлык методик әсбаплары эшләнә. Әкренләп  компьютер белеме,  урында ориентлашу, йорт хуҗалыгын алып бару кебек яңа фәннәр кертелде. Шәхесне төрле яклап үстерү программасы буенча, төрле тарихи урыннарга, музейларга, күргәзмәләргә экскурсияләр оештырыла. Ерактан килүчеләр аеруча театрларга, концертларга барырга ярата. Кыскасы, барлык мәдәни чаралар да игътибар үзәгендә тора. Һәр көн махсус программа нигезендә шулай бай, истә калырлык, эчтәлекле итеп  төзелә.
...Идрис хәлфә сөйләгәннәр миңа да «Сөләйман» мәчетендә, эштән соң килеп, «Ислам–инфо» газетасын чыгарган вакытларны (2008–2014) хәтергә төшерде. Бу вакытта мәчет зур тернәкләндерү үзәгенә әверелгән иде инде. Сукырлар елына ике тапкыр бирегә килеп, намаз укырга өйрәнеп, бераз хәл җыеп китәләр иде. Мәчеттә торып, укучылар арасында  күрше Башкорт-
станнан, Кавказ республикаларыннан килүчеләр байтак булды.   Алар Мәликә ханым әзерләгән китап-
лар буенча укыйлар. Аның: «Брайль шрифтындагы методик дәреслекләрне  махсус без белән төннәрен язам, дин сабакларын әзерлим. Китапханәләрдә үрнәк итеп файдаланырга бер китап та юк ичмасам, кулларым канап бетте», – дип сөйләгәнен дә ишеткән бар иде.    6–7 яшьлек сабыйлардан алып 70 тән узган, аяусыз эш башкарып сукырайган сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары да бар иде араларында. Аларның күңелен Мәликә ханымның олы йөрәге аша чыккан Коръән  cүзләре яктыртты. Кышкы зәмһәрир салкын көннәрнең берсендә мәчеткә 15 яшьләрдәге ике  телсез кыз бала килеп керде.  Икесе дә елый, кул хәрәкәтләре белән  нәрсәдер аңлатырга тырыша. Бу кызлар Е. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәптән килгәннәр икән.  Үсмерләрне ниндидер башка диндәге сектага йөртә башлаганнар. Үзләрен мөселман кызлары икәнен белгән бу үсмерләр, йөрәкләре әрнеп, Мәликә ханымнан яклау эзләп килгәннәр.  Өнсез калдым. Телсезләргә дә рухи терәк кирәк икән. Шушы балалар хакына, Мәликә ханым Мәскәүгә барып, сурдотәрҗемәчеләр курсларын тәмамлап кайтты. Җитәкчеләр белән сөйләшеп, интернат-мәктәптә ислам дине дәресләре алып барды. Хәзер ул дәресләрне Мәликә ханым «Ярдәм» укыту үзәгенә күчерде.
Идрис догасы
...Шулай итеп,  2006 елда дин сабаклары алган Идрис  намазга баса,  шул ук вакытта төзелеш фирмасында фатир буенча торак алырга җыенган, фатир чиратын көткән шәһәрдәшләребезнең төрле проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Әтисе Әдип абый да кичләрен  улы эштән кайтканны ике күзен дүрт итеп көтеп тора. Аның авырулары көчәя, хәтере бетә, озакламый ятактан тора  алмас була.  Улы әтисенең өс-башын юа, ризык пешереп ашата. Алты ел шулай хасиятләп караганнан соң, Әдип абый бәхилләшкәндәй, улының кулларын кысып, мәңгегә күзләрен йома.
  2013 елда «Ярдәм» мәчете ачылгач, Илдар хәзрәт Баязитов кайчандыр «Сөләйман» мәчетендә укып йөргән Идрисне исенә төшерә һәм тернәкләндерү үзәгенә  Брайль  буенча дәресләр алып барырга  чакыра. Идрис шунда ук ризалык бирми. Хәзрәткә бер атнадан шылтыратачагын әйтә дә бар белгәннәрен берничә тапкыр кабатлап, бүтәннәрне өйрәтә алырлык белеме барлыгын аңлый.
– Үзәккә ел саен укырга теләк белдереп, 400 гә якын гариза килә, – дип дәвам итте ул, мәчеттә оештырылган   эшләргә күзәтү ясап. – Тернәкләндерү курс-
ларына бөтен Россиядән – Калининградтан башлап Владивостокка кадәрге төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән су кебек агып инвалидлар укырга килә. Арада төрле милләт вәкилләре бар, без аларны дин буенча бүлгәләмибез, һәркем укый ала. Арада тормышларын өр-яңадан корырга омтылучылар да, киресенчә, уңышка ирешә алуларына ышанмый торганнары да бар. Һәр шәхеснең күңеленә аерым юл табарга кирәк. Мин аларга үрнәк итеп үземне китерәм, иң мөһиме теләк кирәк, дим. Сукыр кеше дүрт дивар эченә бикләнергә тиеш түгел. Елена Михайлова күзләре начар күрү сәбәпле, өенә бикләнеп, туганнарының балаларын карап утырган меңләгән кызларыбызның берсе иде. Мин аның янына барып, тернәкләнү үзәгенә килергә чакырдым. Киңәшемне тотып, ул бездә реабилитация курслары узды, аннан КФУның психология факультетына укырга керде. Диплом алгач, безгә психолог булып эшкә килде, хәзер кияүгә чыгып, балалар үстерә.
Үзәккә килгән һәр күрмәүче иң башта Брайль буенча алты нокта системасын өйрәнә. Мин аларны махсус макетта хәрефләрне  танып белергә өйрәтәм. Андагы шарлар нокталар ролен үти. Бу нокталар хәреф символларының  ничек урнашуын һәм комбинацияләрне хәтердә калдырырга  ярдәм итә. Бельгия-
дән килгән бер укучым берничә ай эчендә гарәп һәм рус телләрендә укырга, бер хәреф танымаган икенче шәкертем Коръәнне яттан сөйләргә өйрәнде. Һәр кешенең бармак сизүчәнлеге үзенчә. Якынча алганда, бер ай эчендә русча яки татарча  укырга өйрәнергә һәм гарәп теле нигезләрен үзләштерергә була. Күрмәүчеләр Брайль системасын, күзлеләргә караганда,  җиңелрәк үзләштерә. Чөнки теләк-омтылышлары көчле.
Идрис Әдип улы буш вакытларында   Зәңгәр күлгә коенырга килергә ярата. Акваланг ярдәмендә су астында йөзәргә өйрәнгән. Ул – «Бентос» су астында йөзәргә яратучылар клубы әгъзасы. 2015–2016 елларда ул хаҗ кылырга барган. Аңардан хаҗ вакытында лейкемия  белән авыручы 8 яшьлек Лилия исемле кызга (аңа Германиядә операция ясарга тиеш булалар), Аллаһтан ярдәм сорап, дога кылуын үтенгәннәр.
– Лилия өчен догаларымны   Гарәфә тавында кылдым.    Бу кызга бүген 12 яшь, Аллаһка шөкер, аның авырганы юк, ул шатланып мәктәптә укып йөри, – ди Идрис,  Лилия өчен сөенеп. – Догаларымның кабул булуын беләм.  Шуңа күрә дә сукырлыгымны  Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате дип кабул иттем.
Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ