Логотип Магариф уку
Цитата:

Күренекле тарихчылар белән бер мәйданда!

Алабуга КФУ институты базасында Халыкара тарихи мәктәпнең икенче этабы узачак.Йөзләгән чит ил студенты 17 – 21 мартка кадәр Россия тарихи җәмгыяте һәм Казан федераль университеты проектында катнашырга...

Алабуга КФУ институты базасында Халыкара тарихи мәктәпнең икенче этабы узачак.
Йөзләгән чит ил студенты 17 – 21 мартка кадәр Россия тарихи җәмгыяте һәм Казан федераль университеты проектында катнашырга һәм онлайн кушылырга җыена.
Мәктәп программасының төп темасы  «Россия һәм тынычлык»  дип атала.
«Әлеге мәктәп Казан университеты студентларына әйдәп баручы белгечләр үзара бәйләнешкә керү мөмкинлеген тудырачак. Бу проект яңа белемнәр һәм яңа инструментлар алу мөмкинлеге генә түгел, безнең илебезне, үткәнебезне өйрәнүнең яңа ысуллары да. Мәктәп кысаларында гамәлгә ашырыла торган проект тулаем бу юнәлеш буенча зур тәҗрибә булыр дип өметләнәбез», – диде  КФУның тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе директоры Ситдыйков Айрат.
Шулай ук студентларны тарихчылар белән дискуссияләр һәм төркемнәрдә проект эше, тарихи урыннар һәм Алабуга музейлары буенча экскурсияләр, фәнни-мәгариф һәм мәдәни проектлары көтәчәк.
Чарада «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевский, «Россия бүген» Халыкара мәгълүмат агентлыгы киңәшчесе Вероника Крашенинникова, университет профессоры Бари (Италия) Антонио де Робертис, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б дәрәҗәле кунакларның катнашуы көтелә.
 Иң яхшы студентлар үзләренең тикшеренү  проектларын тормышка ашырыр өчен ярдәм һәм материалларын Россиянең әйдәп баручы фәнни басмаларында бастырып чыгару хокукын алачаклар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ