Логотип Магариф уку
Цитата:

Лагерьга юлламалар өчен 4,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

Россия Федерациясе Хөкүмәте ата-аналарга җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын каплау өчен өстәмә 4,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк.  Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты...

Россия Федерациясе Хөкүмәте ата-аналарга җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын каплау өчен өстәмә 4,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк.  Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
«Катлаулы елдан соң балалар өчен бу сәламәтлекне ныгыту, бик күп тәэсирләр алу, яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек. Май аенда без бу максатларга 5 миллиард сум акча җибәрдек. Тагын өстәмә 4,5 миллиард сум акча бүлеп бирәбез. Бу балалар ялы бәясенең бер өлешен каплау программасы рәсми стартына кадәр  балалар өчен юлламалар алган ата-аналарга компенсация түләргә мөмкинлек бирәчәк. . Дәүләт ярдәме белән тагын 220 меңнән артык бала җәй көне уңайлы  шартларда ял итә, көч туплый һәм вакытны файдалы итеп үткәрә алачак», – дип белдерде Михаил Мишустин.
Программа 25 майда старт алды һәм 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Программа нигезендә балалар лагерьларына түләнгән юлламаларның 50% ы кире кайтарылырга тиеш һәм аны 20 мең сумга кадәр кайтарып була. Юлламага тотылган акчаларның бер өлеше «Мир» картасына биш эш көне дәвамында автомат рәвештә күчереләчәк . 350 меңнән артык гаилә бу программадан файдалана ала. Программада катнашучы төбәкләр исемлеген туризм буенча Федераль агентлыгы билгеләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ