Логотип Магариф уку
Цитата:

Леонид Якубовичта кунакта

   6  гыйнвар көнне булган “Поле чудес” тапшыруында күпләр студия кунаклары арасында 175 нче мәктәп педагоглары Әлфия һәм Мулланур Мостафиннарны да күрми калмагандыр.  (Алар т...

   6  гыйнвар көнне булган “Поле чудес” тапшыруында күпләр студия кунаклары арасында 175 нче мәктәп педагоглары Әлфия һәм Мулланур Мостафиннарны да күрми калмагандыр.  (Алар турында язма “Гаилә һәм мәктәп” журналының 2021 ел, июнь санында дөнья күргән иде.) Ирле-хатынлы Мостафиннар кызлары, “Шәрык клубы” татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы мөдире Таңсылуга терәк буларак катнашты анда.
-«Поле чудес»тан татарлыгыбыз белән горурланып кайттык, – диләр  Мостафиннар беравыздан.

– Катнашучыларны озата килүчеләрне тапшыруны яздырырга ярты сәгать кала гына кертәләр икән  студиягә. Анда беркем дә үз белдеге белән кереп утырмый. Безнең калфаклар, түбәтәйләргә шундук игътибар иттеләр. “Сез барыгыз да бик матур киенгәнсез”, – дип,   иң күренә торган җиргә утырттылар. Кайчакта үзебез менә шушы милли киемнәребезнең кыйммәтен белеп тә бетермибез шул.  Олы кызыбыз Айсылу һәм аның ике баласы  Амелия белән Искәндәр да шунда иделәр. Алар да Мәскәүгә бару билгеле булгач, әниләре белән бергәләп, татарча шигырьләр язып, аны яттан сөйләргә әзерләнеп бардылар, – ди Әлфия ханым.
Шуның өстенә биш көн буе кич утырып, фирүзә гөмбәзле Кол Шәриф мәчетенең сурәтен алмаз мозаика техникасында башкарып, Леонид Якубовичка бүләк әзерләргә дә өлгергәннәр.

–Анда бөтен нәрсә ихлас, эчкерсез, – дип сүзгә кушыла Мулланур әфәнде дә.– Кабат-кабат төшерүләр булмады, ничек бар шулай бара.  Татарның моңын, кунакчыллыгын күрсәтә алдык. Таңсылу татар халык көен башкарганнан соң ,студиядәге татарча берни аңламаган тамашачы кызыбызны шундый  алкышларга күмәр дип башыбызга да китермәгән идек...
Таңсылу Мостафинаның әлеге тапшыруда катнашасын белгәч, Татар конгрессы да битараф калмаган. Күчтәнәчкә чәкчәк, түбәтәй, өрфиядәй ак мамык  шәл җибәргәннәр. 175 нче мәктәптән вак-вак итеп өчпочмаклар пешереп озатканнар. Мостафиннар үзләре дә җиренә җиткергән –урама, пар каз, балык – берсе дә калмаган. Таңсылу  Г.Камал исемендәге академия театры җитәкчелегенә дә бик рәхмәтле. Тапшыруга  скрипкачы Динә Закирова  һәм баянчы Сәйдәш Фахразиев белән барырга нәкъ менә алар киңәш иткән.  
–Барабан артында чыннан да дулкынланасың  икән. Теманың мунча себеркесе турында икәнен беләм, ә сорауның асылын онытып җибәрдем. Юкка гына Якубович уенчыларга: “Миңа сорауны искә төшерегез әле”, –дими икән. Максатым җиңү түгел, ә андагы халәтне тою, үземне сынап карау иде. Уеннан яхшы хис-тәэсирләр алырга тырыштым. Минем өчен зур тәҗрибә булды ул, яңа танышлар да таптым. Уенда катнашучылар белән әле дә аралашып торабыз, Ватсапта үз төркемебез бар,– ди өченче өчлек уенчысы Таңсылу туташ.  
Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ