Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәдинә»дә кеше язмышлары

Гадәттә без тәмам әзер  спектакльне тамаша кылырга күнеккән. Әмма Кәрим Тинчурин театры  торган саен халыкка якынрак булырга омтыла. Әйтик, бүген биредә Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленә...

Гадәттә без тәмам әзер  спектакльне тамаша кылырга күнеккән. Әмма Кәрим Тинчурин театры  торган саен халыкка якынрак булырга омтыла. Әйтик, бүген биредә Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленә әзерлек барышын  карарга мөмкин булды – ачык ишекләр көне узды. Мондый очракта артисларның уйнауларын да, режиссерның аларга булган таләбен, киңәшен дә үз күзләрең белән күрергә мөмкин иде. Хәтта алар белән күзгә-күз карап аралашу җае да чыкты.
   «Мәдинә» спектакле беренче карашка гап-гади мелодраматик сюжетка корылган  сыман. Әсәрдәге төп геройлар Мәдинә белән Җәүдәт бер-берләрен яратсалар да, байлыкка күзе төшкән егет  аны ташлап яратмаган кыз белән гаилә кора. Ләкин ул сөеклесе белән дә араны өзеп бетерми, аның белән яшерен  очрашуын дәвам итә.


Әсәрдә бүгенге көннең актуаль проблемасы күтәрелә: адәм баласындагы  кыргый  азгынлык та, намус, иман кебек югары төшенчәләрнең югалып баруы да, бирешкән вәгъдәләрнең буш сүз булып калуы да геройлар образында калку итеп күрсәтелә. 
  Спектакльне караганнан соң, Ходай тарафыннан яратылган адәм баласының динсезлек һәм күңелендәге кыргый дәртнең өстенлек итүе аркасында тормышта күп фаҗигаләргә юлыгуына янә инанасың.
 К.Тинчурин театрының матбугат үзәгеннән алынган хәбәргә караганда, спектакльнең премьерасы киң тамашачы хозурына  7 – 8 апрельдә чыгачак.
  Альберт ЗАҺИРОВ

Салават Камалетдинов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ