Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» авторы дәреслекләре – Мәскәү күргәзмәсендә

Мәскәүдәге Россия табигать фәннәре академиясе үзенең көзге сессиясен башлап җибәрә. Ул үзенең 46 нчы көзге халыкара юбилей сессиясендә фәнни, техник, укыту-методик һәм нәфис сәнгать хезмәтләрдән торга...

Мәскәүдәге Россия табигать фәннәре академиясе үзенең көзге сессиясен башлап җибәрә. Ул үзенең 46 нчы көзге халыкара юбилей сессиясендә фәнни, техник, укыту-методик һәм нәфис сәнгать хезмәтләрдән торган күргәзмә-презентациясен оештыра.
Әлеге күргәзмә дистанцион формада башкарыла һәм күргәзмә-онлайн платформасына нигезләнелә (expo-books.ru). Яңа дистанцион күргәзмә шактый дәрәҗәдә  киңәйгән. Үз басма хезмәтләре булган авторлар биредә катнашып, югары технологиягә ия булган хезмәтләрен күрсәтәләр һәм төрле бүләкләргә хокуклы булып калалар. Шул нисбәттән, безнең «Мәгариф» журналының актив авторы, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов та әлеге сессия эшендә катнаша. Аның хезмәтләренең яңалыкка, актуальлеккә, фәнни-педагогик әһәмияткә ия булын исәпкә алып, Россия табигать фәннәре академиясе, авторның түбәндәге дәреслекләрен һәм уку әсбапларын сайлап алып, көзге юбилей күргәзмәсенә куйган:

  1. Хөсәенов Җ.А. Краеведение (Туган якны өйрәнү).

  2. Хөсәенов Җ.А. Әйләнә-тирә дөнья. 3 сыйныф. (Окружающий мир. 3 класс).

  3. Хөсәенов Җ.А. Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе. 2 нче тулыландырылган һәм өстәлгән басма. (География и экология Дрожжановского района. 2-е пераработанное и дополенное издание).

  4. Хөсәенов Җ.А. Русча-татарча география сүзлеге (Русско-татарский географический словарь).


Яңа күргәзмә-презентациянең электрон адресы түбәндәгечә: expo-books.ru. Без әлеге көзге юбилей күргәзмә-презентациясендә катнашучы якташ галимебез Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновка иҗади уңышлар теләп калабыз.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ