Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле» журналының март саны

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының чираттагы санында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәре дөнья күрде. Агымдагы елның тәүге саны укучылар игътибарын тагын кайсы ягы белән җәлеп ит...

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының чираттагы санында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәре дөнья күрде. 
Агымдагы елның тәүге саны укучылар игътибарын тагын кайсы ягы белән җәлеп итәр соң?
Журнал тышлыгын бизәгән калфак-түбәтәй кигән Кайбыч районы Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары, аларга белем бирүче педагоглар турында тулырак «Укучылар үз мәктәбенә эшкә кайта һәм... калфак кия» язмасын укып белергә була.
«Милли үзаңны дөрләтү учагы» язмасы исә Минзәләнең татар гимназиясенә багышланган. Яшь буынны җирле гореф-гадәтләрдә тәрбияләүдә үрнәк күрсәтүче белем йорты булу белән бергә, районның милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге дә булып саналган әлеге гимназия уку-укытуда һәм тәрбия юнәлешендә районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар рәтендә.
Күптән түгел татар җәмәгатьчелеге күренекле галим һәм дин эшлеклесе, әдип һәм журналист, тарихчы һәм мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуны билгеләп үтте. Шул уңайдан Әлмәтнең Р.Фәхреддин  исемендәге гимназиясендә һәм Кичүчат мәктәбендә Риза Фәхреддин укулары үтүе турында язган идек инде. Шунда журналист Ирек Нигъмәти бөек шәхеснең музее өчен яңа бина мәсьәләсе уңай якка хәл итү хакында белеп кайткан. «Р.Фәхреддиннең 165 еллыгына – яңа бина» язмасында бу хакта фикер алышу яктыртыла.
«Мәгариф. Татар теле» журналының бу санына кергән «Омонимнар», «Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше», «Сыйфатларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану», «Алмашлыкларны кабатлау» һәм башка темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының март саны 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ