Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле» журналының яңа саны! 

Махсус татар теле укытучылары өчен чыгып килүче «Мәгариф. Татар теле» журналының өченче саны дөнья күрде.  Профессор Рүзәл Юсупов үзенең «Укучыларга дөрес тел өйрәтү – фарыз» мәкаләсендә язма һәм сөйл...

Махсус татар теле укытучылары өчен чыгып килүче «Мәгариф. Татар теле» журналының өченче саны дөнья күрде. 
Профессор Рүзәл Юсупов үзенең «Укучыларга дөрес тел өйрәтү – фарыз» мәкаләсендә язма һәм сөйләм телебездәге ялгышларга туктала. «Балаларны газета-журналлардагы, радио-телевидение тапшыруларындагы тупас тел ялгышларыннан саклап, аларга дөрес әдәби тел өйрәтү – укытучыларның, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты мө-галлимнәренең, изге бурычы», – ди галим.
ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлегенең фәнни хезмәткәрләре Мөслимә Шәкүрова һәм Лилия Гыйниятуллина башлангыч белем бирү оешмаларында «Туган (татар) тел» предметын укытуга яңача якын килү турында яза. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимәләре Кадрия Фәтхуллова һәм Эльвира Денмөхәммәтова татар теле буенча төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә куллану өчен методик ярдәм тәкъдим итә.
«...Татар телендә китап укуга кызыксыну уятып кына татар телендә белемнәрне саклап калып һәм үстереп була! Тамчылар саны бик күп булырга, тамчы үз артыннан икенче тамчыны ияртергә тиеш. Китап уку яхшы гадәткә әверелсен өчен, кимендә 21 көн вакыт кирәк», – ди үз язмасында Татнетны үстерү фонды директоры, #әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин һәм татар китабына мәхәббәт уяту серләре белән уртаклаша.
Журнал тышлыгын бизәүче Нурлатның Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге гимназиясе укучылары белем ала торган уку йортында безнең журналистлар да булып кайтты. Биредә хәтта башка милләт балалары да чатнатып татарча сөйли, республикакүләм олимпиадалардан җиңүсез кайтмый икән. Әлеге гимназия эшчәнлеге турында тулырак журнал битләрендә «Гыйлемсез гамәл юк» язмасыннан укып белә аласыз.
«Мәгариф. Татар теле» журналының бу санына кергән «[йу], [йү] авазы кергән сүзләрнең дөрес язылышын ныгыту», «Сыйфат үзенчәлеге», «Хикәя фигыльләрне кабатлау», «Татар халык ашлары мисалында сөйләм телен үстерү» һәм башка темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Сентябрь санын укырга

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ